Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы Шүрнәктән Александр Чайников мини-ферма төзүгә грант откан

Алабуга районының ун шәхси ярдәмче хуҗалыгы мини-ферма төзүгә грант иясе булган.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косов сөйләвенчә, район вәкилләре быел беренче тапкыр бу программада катнашып дәүләт ярдәме алган. 

− Авыл кешеләре өчен бу 600 мең һәм хуҗалыкларын үстерүгә 300 мең сум күләмендә ярдәм алу − лаеклы башлангыч, − диде ул.

Олы Шүрнәк авылындагы Александр Чайников та – шул ун хуҗалык иясенең берсе. Аның гаиләсе терлекләр тәрбияләүдән башка яшәүне күз алдына да китерә алмый. Йорт хуҗасы агачтан бизәк ясау белән танылган, аның куллары алтын, нәрсәгә тотынса, шуны булдыра. Хатыны белән бергә, алар дуңгызлар, йорт куяннары, бозаулар, һәм, әлбәттә инде, сыерлар асрыйлар. 

− Каймак һәм эремчекне үзебез ясыйбыз, сөт сатабыз. Даими сатып алучыларыбыз бар. Малны яхшы ашатсаң, сөтне дә күбрәк савасың, − ди Александр Чайников.

Грант алучыларның һәркайсының киләчәккә үз планнары, аларның хуҗалыгында тәртип, ниятләре тормышка ашар дип ышаналар, чөнки районда бу юнәлештә нык булышалар. Бу программаның чынга ашуы өчен, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка, анда катнашырга тәкъдим иткән район башлыгы Рөстәм Нуриевка һәм һәр мәсьәлә буенча киңәш биреп торучы Александр Косовка, район авыл хуҗалыгы башлыгына, авыл кешеләре рәхмәт әйтә.

Чыганак: "Алабуга нуры"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев