Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Нардуганчылар килә, ач ишегеңне

Минзәләнең — Түбән Юшады, Мамадышның — Комазан Башы, Питрәчнең Янсуар авылларында Нардуган бәйрәме гөрли.

Рождестводан соң Нардуган бәйрәме башланып китте. Ул 19 январьга кадәр дәвам итә. Һәр кич, Качману көненә кадәр, таркау киемнәргә киенеп, битләрне яулык белән каплап нардуганчылар йөри башлый. Халкыбызның бу кызыклы йоласы, әле бүген дә кайбер авылларда сакланып калган.

Минзәлә районының Түбән Юшады авылында танымаслык итеп киенеп урам әйләнгәннәр, әле һәр кергән өйдә, нардуганчыларга күчтәнәчләр дә биреп чыгарганнар.

«Йоласына туры китереп, без дә киенеп, өйдән-өйгә кереп, бәхет һәм муллык теләп йөрдек. Бик күңелле булды», — дип сөйли алар.

Мамадыш районының Комазан башы мәдәният йортын һәм китапханәсе дә әлеге йоланы онытмаган.

«Бу бәйрәм безнең авылыбызда бүгенге көннәргә кадәр сакланып калган. «Нардуганчылар килә ишегеңне ач» дигән исем астында Нардуган бәйрәмен башлап җибәрдек. Кеше танытмаслык итеп киенеп, өйдән-өйгә йөреп йорт хуҗаларына яхшы теләкләребезне җиткердек», — дип сөйли Комазан авылындагы нардуганчылар.

Питрәч районының Янсуар авылында нардуганчылар Пузыревлар өенә җыелышканнар. Гармунга керәшен җырулары җырлып, биеп, уеннар уйнап кич утырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев