Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Музыка мәктәбе укучылары керәшен культурасы белән таныштылар

Түбән Каманың 2нче балалар музыка мәктәбендә шөгыльләнүчеләр шәһәрдәге Халыклар дуслыгы йортында булдылар.

26 октябрь көнне Халыклар дуслыгы йортына килеп, 2нче балалар музыка мәктәбе укучылары төрле милли оешмалар, аларның эшчәнлеге белән якыннан таныштылар. Бу экскурсия Түбән Каманы уртак дуслык йорты итү, шәһәрдә яшәүче төрле милләтләргә карата балалар күңелендә хөрмәт уяту һәм үзара татулык урнаштыру максатыннан оештырылган иде. 

Балалар керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте бүлмәсенә дә керделәр. Җәмгыять җитәкчесе урынбасары Эльмира Гыйльметдинова аларны керәшен традицияләре, кием үзенчәлекләре белән таныштырды. Бүлмәнең зур өлешен алып торган экспонатлар турында сөйләгәндә, элгәреге керәшеннәрнең тормыш-көнкүрешләренә дә тукталды. Йорт кирәк-яракларының ничек кулланылганын да әйтеп үтте. Шулай ук, 19нчы мәктәптә җирле керәшен музеен да үз эченә алып оештырылган милли үзәкнең 2014 елдан шушы Халыклар дуслыгы йортында эшләп килүен искәртеп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев