Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Кряшен чибяре – 2022» Алена Евдокимова: «Тормышымда зур үзгәрешләр булды»

Бер ел элек «Кряшен чибяре» титулын алган Алёна Евдокимова Питраудан соң булган яңалыклары турында сөйләде һәм быелгы конкурсанткаларга үз киңәшләрен бирде.

Узган елны Питрауда Алена Евдокимова «Кряшен чибяре» титулына ия булган иде. Мамадыш районының Шәдче авылында туып-үскән чибәркәй бүгенге көндә ниләр белән шөгыльләнә, быелгы Питрауга барырга җыенамы, нинди яңалыклары, конкурсантларга әйтер сүзләре, киңәшләре бармы икән? Без шушы сораулар белән аның үзенә мөрәҗәгать иттек.

“Беренче ел катнашканнан соң, “Кряшен чибяре” конкурсы миңа бик якынга әйләнде. Оештыручылар да, бергә катнашкан һәр кыз да минем өчен туганымдай булды. Конкурста ике ел катнаштым. Беренче катнашуымнан соң үземә берникадәр тәҗрибә туплап, икенче елны яңа көчләр белән килдем. Шуңа уңышларым да зуррак булды, дип уйлыйм.

Былтыргы Питраудан соң тормышымда зур гына үзгәрешләр булды. Кияүгә чыктым, бәби алып кайттык. Ирем Александр белән улыбыз Савелийны үстерәбез.

Быелгы чибәрләр конкурсында катнашучыларга кыю булырга, халкыбыз турында күп белергә, укырга кирәк дияр идем. Чөнки шундый зур конкурста катнашу, сәхнәгә чыгып үзеңне күрсәтү зур көч, җаваплылык таләп итә. Халык алдында төрле яктан талантыңны, белемеңне ачарга тырышырга кирәк. Кызлар керәшеннәрнең йолаларын, кием-салымнарын, аш-суын да белергә тиеш.

Бу бәйгене тырышлык һәм матурлык бәйгесе диләр, моның белән килешәм. Быел да катнашучылардан кызыклы номерлар, әйбәт чыгышлар көтеп калам. Питрау бәйрәменә барам, аны ачу тантанасында катнашачакмын. Әлбәттә, бик теләп быелгы "Кряшен чибяре"нә күчмә таҗны да тапшырачакмын”, – диде Алена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев