Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшеннәрдә Рождествога вак шишаралар пешерү җоласы бар

Керәшеннәр Ходайыбыз Иисус Христосның Туым бәйрәменә ураза тотып, чистарынып, мунчалар ягып, тәмле ризыклар пешереп әзерләнә.

6 январь – уразаның соңгы көне – Сочельник. Ул "сочиво" сүзеннән ясалган. Сочиво – ул дөге, йөзем һәм балдан ясалган ураза ризыгы. 6 январь,  кичен чиркәүдән келәүдән кайтканнан соң, сочиво белән авыз ачалар. Шуңа күрә, 6 январь – Рождество сочельнигы дип атала. Шулай ук, Качману бәйрәме алдыннан да, 18 январь көнне, Качману Сочельнигын билгеләп үтәләр.
Керәшеннәрдә сочиво, кутья пешерү йоласы бик аз күзәтелә.

Өлкән буын карендәшләребез Рождествоны Авыз ачкан көн дип тә атый.
7 январь көнне иртән иртүк, йортларга кереп, балалар славут әйткән. Славут сүзе "славить" дигәннән ясалган. Балалар Ходайны, йорт хужаларын данлап җырлап йөргәннәр. Еллар имин, уңышлар мул булсын дип тә теләгәннәр.

Йорт хуҗалары балаларга тиен акчалар, күчтәнәчләр, вак шишаралар өләшкәннәр. Бу –  мәҗүси вакыттан ук калган җола.  Кышның шушы вакытында борынгы бабаларыбыз Кояш тууын – Нардуганны билгеләп үткән. Түгәрәк, вак шишаралар да Кояшны символлаштыра.  Соңрак, карендәшләребез мәҗүсилек җолаларын Чиркәү бәйрәмнәренә бәйләп үткәрә башлый. Шишараларны су, тоз, оннан ясап, пичтә майсыз табада куыртып ала торган булганнар. Аларны кесәгә тутырып, рәхәтләнеп кетердәтеп ашап йөргәннәр. 

Славут әйтү җоласы кайбер керәшен авылларында яңадан кайта башлады.

Славут җырыулары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев