Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балалар өчен славут җырулары

Коткаручы Иисус Христосның Туым көне алдыннан керәшен авылларында Ходайны данлап славут җырыулары башкарылган.

Бу көнне авылның балалары һәм яшьләре өй саен славутлар әйтеп йөргәннәр. Славутларда өй хуҗалары макталган, байлык, иген уңуын, саулык, мал-туарлар күп булуын теләгәннәр. Хуҗалар җыручыларны камыр ризыклары, баллы төш белән сыйлаганнар, вак акча биргәннәр. Саран хуҗалар өчен хурлау такмаклары да булган.

Шул матур йоланы яңадан торгызасы иде. Балаларга славут җырулары өйрәтик.
Үгет: Тропарь: 4-нче кӧй
Эй Христосъ Аллабыз, Синең тыуыуың белян дӧньяга белем жактысы жяшнягян, шул белем жактысы белян жондозчылар, бер жондоздан белеб, чыннык кояшы диб, килеб, Сиңа башырганнар, Сине кюктян иңгян, жаңа чыккан кояш диб белгянняр, эй Ходай, шӧкӧр Сиңа.
Кондакъ: 3-нче кӧй
Бӧгӧн Кыз мяңгедян барны Тыудырган, жакынына бара алмаслыкны жир абзарында кундырган, кӧтӧӱчеляр белян пяриштяляр мактаганнар, жондозчылар жондоз белян барып башырганнар, мяңге Алла безнен ӧчӧн жяш Бала булыб тыуган.
Зурлау
Эй тере итеӱче Христосъ, бӧгӧн безнен ӧчӧн иң Таза, изге кыз Марiадан тяннянеб тыуганыңны зурлыйбыз.


Фольклорчы Геннадий Макаров иҗат иткән славут җыруларын тәкъдим итәбез.


Иисус Христос туган, күктә җондоз кабынган

Кояш нурларында бер тутый кош уйный,
Каурыйларын коя, җыруын җырлый.
Иисус Христос туган, күктә җондоз кабынган.(2


Нигә күк күкрәми, тавышын чыгармый?
Вифлийемнең күгендә җакты җондоз кабынган.
Иисус Христос туган, күктә җондоз кабынган.(2)


Бу өйнең хуҗасы – ауылның җумарты –
Капкаларын ачып бүләк тарата.
Иисус Христос туган, күктә җондоз кабынган.(2)


Ишек алдыгызга таң нурлары төшкән,
Таң нурлары белән дәүләте иңгән.
Иисус Христос туган, күктә җондоз кабынган.(2)


Аппак карлар җауган чакта


Аппак карлар җауган чакта,
Төбәлеп күккә кара:
Күктә Арыу Кыз Мария
Чиркәүгә таба бара.


Ходайга бүләк китерә,
Җакты төскә инәлә,
Балавыз шәмнәр җандыра,
Күкрәккә кулын куя.


Барча изгеләргә әйтә:
– Сез Ходай мәндәләре,
Белгәннәрне өйрәтегез,
Җакшыга үгетләгез;


Ходайга иман җырлагыз,
Күк патшасын даннагыз!
Иисус Христос туганын,
Җакты бәйрәм җиткәнен.


Торыгыз, хөрмәтле байлар,
Безнең юмарт хуҗалар!
Торыгыз мамык түшәктән,
Кырмалы урындыктан!


Киң ачыгыз капкагызны,
Җакты бәйрәм җактырсын!
Киң ачыгыз ишекләрне,
Җакты бәйрәм балкысын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев