Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен егете Казаковка орден тапшырылган

Мотоукчылар дивизиясендәге танк батальонының танк ротасы командиры өлкән лейтенант Виталий Казаков «Батырлык» («Мужество») ордены белән бүләкләнгән

Виталий Юрьевич Казаковның әнисе, Казанда яшәүче Наталья Алексеевна – Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылыннан. Хәрби операциядәге Виталий бронясына “Семенов М.М.” дип язылган һәм “Сугышчан Кызыл Байрак” ордены рәсеме төшерелгән танкта йөргән. Танк бомбага эләксә дә, экипажы исән кала. Казаков һәм аның иптәшләре “безне бабай гына саклап калды”, – дип әйтәләр. Алар, дошман көчләргә каршы торганда, үзләренең “Семенов” эмблемалы танк экипажы булулары белән горурланалар. Чөнки 1943 елда Белгород өлкәсендәге Ровеньский районының Түбән Серебрянка авылында фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән Михаил Семенов, аның язмышы, батырлыгы махсус хәрби операциядәге танкистларга мәгълүм була. Ә Виталий Казаков Питрәч районының Керәшен Сәрдәсеннән булган батыр Михаил Семенов белән икеләтә горурлана. Ул үзенең якташы, Бөек Ватан сугышындагы батыр разведчик Семенов шикелле үк, дошманга каршы үз-үзен аямыйча каршы тора.

ВСУның Запорожье юнәлешендәге һөҗүме барышында танк ротасы командиры Виталий Казаков иң авыр участокта дошманга каршы торып, безнең оборонаны өзүләренә юл куймый. Аның җитәкчелегендәге танк ротасы безнең подразделение флангына бәреп керергә ыргылган Leopard 1 һәм БММ MaxхPro танкларын юк итә.

Сугышчан бурычны намус белән үтәгәне һәм фидакарьлеге өчен, өлкән лейтенант Виталий Казаков “Батырлык” ордены белән бүләкләнә.

Болар хакында безгә хәбәр итеп, Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авыл җирлеге башлыгы Николай Морозов киләчәктә Казаков ротасындагы барлык танкларга да үзенең батыр бабасының фамилиясе булган эмблема – “Семенов М.М.” дигән язу һәм “Сугышчан Кызыл Байрак” ордены рәсеме төшереләчәген җиткерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев