Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен егете Иван Пугачев “Апуш” театр студиясендә төп рольләрдә уйный

«Апуш» балалар театр студиясенең яңа сезондагы премьерасын «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче төркем чыгарды. Апушлылар Ганс Христиан Андерсенның «Снежная королева» әкияте темасына «Бозны эреткән йөрәк» музыкаль спектакленә алынган.

Спектакль Евгений Шварцның Фәнәвил Галиев тәрҗемәсендәге «Кар иле патшабикәсе» пьесасы буенча куелган. Евгений Шварц бу әкиятне «Снежная королева» мотивлары буенча язган. Премьераның режиссеры — «Апуш» студиясенең җитәкчесе Алия Фәйзрахманова.

«Снежная королева» — таныш әкият. Кай Кар иле патшабикәсе кулына эләгә. Төрле авырлыклар, тозаклар аша үтеп, Герда аны эзләп таба. Шварц версиясендә Әкиятче образы барлыкка килгән.

Кай ролендә карендәшебез Иван Пугачев булган. Ул Казанның 69нчы мәктәбендә укый. Студиянең беренче спектаклендә — «Апушның тылсымлы төшләре»ндә ул Су анасы ролен башкарган иде. Моңарчы Хабенскийның театр мәктәбенә йөргән. Аны без Россия күләмендә уздырылган бәйгеләр җиңүчесе, кино актеры һәм яшь башкаручы буларак та беләбез. 

2024 елның гыйнвар һәм февраль айларында «Апуш» балалар театр студиясенең башка төркемнәре дә премьераларын тәкъдим итәчәк, дип вәгъдә итә Казан мэриясе.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев