Керәшен авылы җирлек башлыклары муниципаль берәмлекләре советы ассоцияциясе съездында катнаша
Бүген, 19 декабрьдә «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында (Казан) уза торган “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” ассоцияциясенең XVII съездында республиканың барлык муниципаль берәмлекләр вәкилләре килгән.
Төрле районнарда авыл җирлеге башлыклары булып эшләүче Республика керәшен оешмасының идарә членнары да бүген «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоцияциясенең XVII съездында катнашты.
Бу - Алабугадан Николай Мельников, Менделеевскийдан Валентина Мамакова, Кайбычтан Светлана Матвеева, Яңа Чишмәдән Светлана Питеркина, Мөслим районыннан Галина Романова, Әлмәт районыннан Валентина Горбунова. Муниципаль берәмлек эшен генә түгел, иҗтимагый эшне дә алып баралар алар.
Шулай ук, төрле районнардан башка керәшен авыл җирлекләре башлыклары да әлеге съездта катнаша. Алар арасында Зәй районының Кадәр авылы җирлеге Людмила Барсукова, Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев, Мамадыштан Валерий Шрыков та бар иде. Съезд вакытында ике карендәшебез – Мамадыш районы башлыгы Анатолий Ивановка – «Дуслык» ордены, ә Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьевка – Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен орден медале дә тапшырылган.
Әлеге съездта илкүләм проектлар һәм республика программалары кысаларында 4 меңнән артык объектны төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау һәм төзекләндерү буенча эшләр башкарылуы турында да сөйләп киткәннәр.
«Республиканың уңышлы үсеше федераль үзәк ярдәменнән башка мөмкин булмас иде. Без икътисадның һәм социаль өлкәнең реаль секторы тармакларына ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле чаралары өчен Россия Президенты Владимир Владимирович Путинга, ил Хөкүмәтенә рәхмәтле», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев