Карендәшләребез һәрвакыт изге эштә
Махсус хәрби операция башланганнан алып, бүгенге көнгә кадәр күп кенә районнар ярдәм итергә тырыша. Бу изге эшкә бик күп авыллар да кушылды.
Менделеевск районының Сәйтәк авылы клубы ишеге көн дә ачык дисәң була. Авыл кешесе дә вакыт булган саен, хәрбиләргә ярдәм итик, үз өлешебезне кертик, дип шушында килә. Башта коры аш наборлары әзерләп, төрле яшелчәләр, үләннәр киптереп, үзләре наборлар ясаганнар иделәр. Бүгенге көндә алар ирләр өчен эчке киемнәр тегәләр, окоп шәмнәре ясыйлар.
«Булышырга теләге булган кешеләрне көтәбез. Эшче куллар артык булмас», — дип әйтә волонтерлар.
Бу эштә Зәйлеләр дә алдынгылар рәтендә. Җылы оекбашлар бәйлиләр, маскировка челтәре үрәләр, азык-төлек белән дә булышып торалар. Шушы көннәрдә генә махсус хәрби операция зонасына Сәвәләй авылыннан чираттагы гуманитар ярдәм озатылды.
«Бердәмлектә безнең көчебез. Гуманитар ярдәм җыюны дәвам итәбез, солдатларыбызга бу бик кирәк», — ди алар.
Әлмәт районының Кәләй авылы бу изге эшкә кушылган. Алар, бүгенге көнгә кадәр барлыгы 205 окоп шәме ясаганнар. Ярдәм итеп торучы авылдашлар булганда, эшебезне дәвам итәчәкбез диләр алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев