2023 елның җәендә яшь йолдызларыбыз Кырымга барып, махсус хәрби операция зонасында булган егетләребез һәм, шулай ук, офицерлар, матрослар өчен концерт куйдылар.
Кырымдагы шартларда балаларга читенрәк тә булгандыр, каушаганнардыр да, әмма бернигә дә карамастан, үз эшләрен алар яхшы үтәп кайттылар.
Кара диңгез флоты офицерлар союзы аларның бу адымын хуплап, активлыклары өчен, «Артист-патриот» дигән күкрәк билгесе тапшыра. Әлеге бүләкне алучылар арасында яшь карендәшләребез – Иван Пугачев белән Амелия Феофанова да бар.

Алар, чыннан да, патриотлар. Туган ил турында халык җыруларын популярлаштыралар, төрле конкурсларда республика данын яклыйлар.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев