Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа йолдызлар кабына

Яшь артистларыбыз Иван Пугачев һәм Амелия Феофанова белән күпләр таныштыр. Соңгы елларда алар матур тандем буларак та сәхнәдә күренә башладылар. Җырга да, сөйләүгә дә оста булган бу яшь артистларның уңышлы дуэтын XIII «Туым жондозы» конкурс-фестивалендә дә күрдек.

2023 елның җәендә яшь йолдызларыбыз Кырымга барып, махсус хәрби операция зонасында булган егетләребез һәм, шулай ук, офицерлар, матрослар өчен концерт куйдылар. Андагы шартларда балаларга читенрәк тә булгандыр, каушаганнардыр да, әмма бернигә дә карамастан, үз эшләрен алар яхшы үтәп кайттылар.

Кара диңгез флоты офицерлар союзы аларның бу адымын хуплап, активлыклары өчен, “Артист-патриот” дигән күкрәк билгесе тапшыра. Әлеге бүләкне алучылар арасында яшь карендәшләребез – Иван Пугачев белән Амелия Феофанова да бар. Алар, чыннан да, патриотлар. Туган ил турында халык җыруларын популярлаштыралар, төрле конкурсларда республика данын яклыйлар.

Иван Пугачев

Казан егете, 9нчы класста укучы Иван Пугачевның һәр көне, һәр минуты алдан ук планлаштырылган. Аның әнисе Алена Пугачева сүзләре буенча, Ваня кечкенәдән үк шундый көн тәртибенә ияләнгән.

Әнисе Ваняны 5 яшендә вокалга йөртә башлый, әмма аңа анда “ул музыканы ишетми бит, шөгыльләнүнең нәтиҗәсе булмаячак”, диләр. Әни кеше йөрәге мондый карар белән килешми. Алена тота да улын Серафим Саровский исемендәге чиркәүдәге атнакөн мәктәбе хорына алып килән. 2 еллап вакыт узгач, әнисе Ваняның яхшырак җырлый башлаганын сизә һәм аны музыка мәктәбенә бирә.

– Төрле яклап үсә алсын өчен, улымны 3 яшеннән үк бию түгәрәгенә дә йөрттем. Дөресен генә әйткәндә, бик теләп йөрмәде ул анда, шулай да, сүземне тыңлады, 6 ел дәвамында биеде. Әмма төркемнәрендә башка егетләр булмаганга күрә, аңа авыррак була башлады, шуңа күрә биюдән киттек, – дип сөйләде Алена Пугачева.

Иван җырчы гына түгел, театр артисты да. Театр сәнгате белән дә ул шул ук атнакөн мәктәбендә таныша. Әнисе аны Константин Хобенскийның Казандагы театр студиясенә кастингка алып килә. Монда Ваняның талантын күреп алалар һәм кабул итәләр. Соңрак ул “Апуш” театр студиясенә дә йөри башлый. Бүгенге көнде Ваня – “ШАЯН ТВ” каналының алып баручысы да.

– “Апуш”ка килгәч, җитәкчеләрем, иң беренче итеп, “синең графигың бик тыгыз бит, безгә дә йөрергә өлгерәсеңме соң?” дип сорадылар. Чыннан да, күп җиргә өлгерергә туры килә. Театр нык ошый миңа. Кайбер вакытта мәктәптән дә сорап китәргә туры килә, – дип сөйләде Ваня.

Конкурслар, чыгышлар укуга тәэсир итми калмый. Репетицияләр соңга кадәр сузыла. Әнисе сүзләре буенча, кайбер вакытта Ваняның төнге 11-12дә дә кайтканы булган. Шуңа күрә, бөтен булган түгәрәкләренә репетиторларга йөрү вакыты да өстәлә.

– Арыган вакытларым да була, әмма шушы актив тормыш, сәхнәдә чыгыш ясау миңа ошый, төрле шәһәрләргә гастрольләр белән йөрүебез – аеруча. Чөнки яңа танышлар, дуслар табыла, тәҗрибә туплана, – дип әйтә Ваня.

9 класс тәмамлаганнан соң, театр училищесына укырга керергә җыена ул.

Амелия Феофанова

Биек Тау кызы Амелия Феофанова, шулай ук, 9нчы класста укый һәм “ШАЯН ТВ” каналының төрле проектларында катнаша. Алай гына да түгел, мәктәп укучысы гына булса да, татар дәүләт филармониясендә эшли.

Амелия кечкенәдән үк сәхнәгә гашыйк. Иҗат юлыннан китүе дә очраклы гына булмаган.

– Бүгенге көндә балалар күбрәк рус телендә сөйләшә, бу – бик кызганыч. Балабызга җыр-моң аша татар теленең матурлыгын күрсәтәсебез килгәнгә, кечкенәдән үк төрле түгәрәкләргә йөрттек. Без әле гади генә гаилә дә түгел. Ирем – керәшен, мин – татар, 27 ел бергә яшибез. Шуңа күрә ике халыкның мәдәниятын, традицияләрен, йола-гадәтләрен саклыйбыз, балаларыбызга өйрәтәбез, – дип сөйләде Амелиянең әнисе Гүзәл Феофанова.

Амелияне белгән бөтен кеше аның эш сөюен искәртә. Ул үз алдына куйган максатларга ирешми тукталмый. Шуңа күрә дә бөтен нәрсәгә өлгерә: филармониядә – алып баручы да, вокалист та; телевидение тапшыруларында да төшә; концертларда да катнаша. Шул ук вакытта Амелия мәктәптә “5”ле билгеләренә генә укый, С.Сәйдәшев исемендәге музыка мәктәбенә дә йөри, ә буш вакытта (ул аның кайвакыт була икән?) – картиналар ясый.

Музыка мәктәбендә Амелия саксофон һәм фортепиано калссында укый, күптән түгел генә сәнгать мәктәбен тәмамлаган.

– Вокал белән 6 яшьтән бирле шөгыльләнәм, саксофон һәм фортепиано белән – 7 яшьтән. Балачагымнан бирле һәрвакыт нәрсә булса да эшләргә, өйрәнергә ияләшкәнмен. 2,5 яшемдә, балалар бакчасындагы “тихий час” вакытында, гадәттә, йоклыйсылары килмичә, кызлар, малайлар елый. Ә мин рәхәтләнеп, тыныч кына ятсаң иде, дип хыялландым, чөнки шул йокы вакытында әни мине биюгә, я фигуралы шууга алып китә иде. Дөресен генә әйткәндә, шушындый тормыш миңа нык ошый иде, – дип исенә төшерә Амелия.

Амелиянең дә иң зур фанатлары – аның әти-әнисе, туганнары. Кайда гына чыгыш ясауга карамастан, аның якын кешеләре һәрвакыт янәшәсендә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев