Бу турыда «Метео» прогноз үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте.
Казанда Яңа ел төнендә чагыштырмача җылы һава торышы һәм аз явым-төшем фаразлана.
«Татарстан халкын җылы һава торышы көтә, республиканың көнчыгыш өлешендә бераз салкынрак булачак. Казанда яңа ел вакытында температура 0...-3 градус булыр дип фаразлана, кар явачак», — диде Александр Шувалов.
Аның сүзләренчә, башкалада чагыштырмача җылы һава торышы гыйнварның беренче көннәренә кадәр дәвам итәчәк.
Нет комментариев