Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Февраль аена халык сынамышлары

Морҗадан чыккан төтен туры булып өскә менсә, көн аяза, суыта. Әгәр төтен җиргә ятса, көн җылыта.

Февральдә каен ботагында карлар алка-алка булып асылынып торса, ул елда иген уңар.

Февраль карга бай, апрель суга бай.

Февральнең беренче яртысында көннәр суык булса, арыш уңар; җылы булса, тары уңар.

Февральдә бәс күп булса, агач җимешләре уңар, бал күп булыр.

Февраль аенда кар күп булса, иртә җәйгә ишарә.

Февраль ае ахырында кар күп яуса, борчак белән чикләвек уңар.

Яз суык буласы булса, февральдә төлке эт кебек өрер, улар.

Әгәр кышның бу ае буранлы икән, августта яңгыр көт, уҗым игене уңачак.

Кар күп ятса, үлән калын булачак.

Юлда кар калын, кырда юка булса, иген уңар.

Февраль аена көннәр белән бәйле сынамышлары

Февраль аенда кара каргалар оя кора башлый. Солы чыпчыгы һәм песнәк беренче җырларын суза. Аюның балалары туа.

2 февраль иртә белән кар яуса, ашлык  уңар.

3 февраль салкын булса, урак вакытында бик эссе булыр.

7 февраль көннең беренче яртысы ничек булса, киләсе кышның беренче яртысы шулай булыр.

8 февраль йолдызлы һәм аяз төн булса, гөмбә уңышы күп булачак.

9 февраль агачлар бәскә төренсә - тиздән җылытачак.

12 февраль ай кызарып торса, көчле җил булачак.

14 февраль күк йолдызлы булса, яз соң килер.

15 февраль көнне җепшек булса, яз иртә килер һәм җылы булыр

26 февраль кар эресә, сулар акса, җәй яңгырлы булыр.

27 февраль җылы һава булса, март аеның башы суык булачак.

28 февраль боз сөңгеләре озын икән, яз да озын булыр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев