Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Эшләүчеләрне киләсе елда 245 – эш һәм 121 ял, бәйрәм көннәре көтә

Болар Татарстан хезмәт министрлыгының 2024 елдагы эш, ял һәм якшәмбе көннәрен үз эченә алган календаренда билгеләнгән.

Бу – биш көнлек эш атнасы режимында эшләүчеләргә кагыла. Болардан тыш, бәйрәм алдына туры килгән эш көннәренең 8ендә берәр сәгатькә азрак эшләячәкләр: 22 февраль, 7 март, 9 апрель, 8 май, 11 июнь, 29 август, 2 һәм 5 ноябрь.  

Гадәттәгечә, иң күп ял – Яңа ел бәйрәменә һәм Рождествога туры килгән 30 декабрь-8 январь көннәрендә булачак.

Ватан сакчылары көне булган 23 февральгә (җомга) 24 һәм 25 февральдәге яллар ялгана.

Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март бәйрәмендә дә өч ял көне тоташа: 8, 9 һәм 10 март.

Ураза бәйрәменең 2024 елда 10 апрельгә туры килүе сәбәпле, Татарстан Рәисе указы нигезендә, республикабызда бу көннең дә ял көне булуы көтелә.

Яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан, халык 29, 30 апрельдә һәм 1 майда ял итәчәк.

Бөек Җиңү бәйрәме – 9 май – атнаның пәнҗешәмбе көненә туры килә, анысында 9, 10, 11 һәм 12 майларда ял була.

Июньдә ике бәйрәм көне: Россия көне – 11 июнь (атнаның икенче эш көне) һәм Корбан бәйрәме булган 16 июнь.

30 август – Татарстан Республикасы көне бәйрәменә 31 август һәм 1 сентябрь яллары өстәлә.

28 октябрь-3ноябрь атнасында 6 көн эшләгәннән соң, эшче халык 4 көн ял итә: 3, 4, 5 ноябрьдә һәм Халыклар бердәмлеге көне булган 6 ноябрьдә

Декабрьнең соңгы атнасындагы шимбә көне булган 28ендә эшләгәч, айның соңгы ике көне (30ы һәм 31е) эш кешесенең 2025 елдагы “Яңа ел каникуллары”н башлап җибәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев