Керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» фольклор ансамбле Мәскәүдә НТВ каналы оештырган россиякүләм иң халыкчан «Страна талантов» проектында катнаша.
Әлеге тапшыруны 29 апрель көнне 13.00 сәгатьтә НТВ телеканалында карый аласыз.
«Страна талантов» проекты – халык сәнгатен популярлаштыруга, Россиянең мәдәни традицияләрен, этномәдәни күптөрлелеген, барлык халыкларның һәм этник берләшмәләрнең мәдәни үзенчәлеген саклауга юнәлдерелгән масштаблы телевизион проект.
"Бермәнчек" дәүләт фольклор ансамбле Татарстан исеменнән чыгыш ясаячак, Казан шәһәрен тәкъдим итәчәк. Керәшеннәрнең фольклорын күрсәтәчәкләр. Коллективның сәнгать җитәкчесе – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмира Кашапова.
Проектның "йолдызлы" судьялары командасында Россиянең халык артисты, «Русская песня» театры сәнгать җитәкчесе-директоры Надежда Бабкина да бар. Проектның алып баручысы – танылган артист Алексей Воробьёв.
Нет комментариев