Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Артем Домолазов: «Бокс — спортның хис-тойгыларга бай төре»

Бүген, 30 октябрьдә Бөтенроссия тренер көне билгеләп үтелә. Тренер һәр спортчы тормышында мөһим роль уйный.

Гадәттә, егет кеше кечкенәдән спортта тәрбияләнеп үсә, төрле түгәрәкләргә йөри: футбол, йөгерү, көрәш, хоккей. Ә шулай да боксны үз итеп, чын-чынлап шөгыльләнүчеләр күп түгелдер.

Артем Домолазов —Мамадыш районының Албай авылы егете. Аңа 8 яшь булганда, гаиләсе Түбән Камага күченеп китә. Аның мәктәп еллары шушы шәһәрдә уза. 

Артемың туганнан туган дәдәсе бокс түгәрәгенә йөргән. Шулай бер вакыт, 4нче класс укучысы Артемны үзе белән түгәрәккә алып бара.

«Башта шөгыльләнгәннәрен кырыйдан гынә күзәтеп тордым, һәм эчтә нәрсәдер кабынып киткәндәй булды. Минем дә алар арасында буласым килде», — дип сүзен башлады Артем. 

Читтән караганда, бу куркыныч спорт төре кебек. Техник яктан да катлаулы: рингта гел хәрәкәтләнергә, көндәшеңә суктырмаска — боларның барысын да берьюлы башкарырга кирәк. Әти-әниең каршы килмәдеме дигән сорауга, «Мама каршы иде. Ә миндә теләк көчле булды», — дип җавап бирде Артем.

Менә шул көннән башлап, 11 яшьлек мәктәп укучысы Артем әкренләп бу спорт төрен үзләштерә башлый. Тренеры Сергей Матвеев аннан көчле спортчы әзерли. Ул ярышларда гел алдынгылар рәтендә була.

«Җиңү тәмен тоя башлагач, тагын да кызыксыну артты. Тренировкаларны да көтеп ала идем. Бу — вакытлыча мавыгу түгел икәнен аңладым. Гел иң яхшы спортчы булырга омтылдым. Характер, дисциплина, көндәшкә хөрмәт тәрбияли торган спорт төре бу», — диде Артем. 

Хис-тойгыларга бай спорт төре
Мәктәп еллары өй һәм спорт залы арасында уза егетнең. 9 класс бетергәч, Түбән Каманың нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумына укырга керә ул. Ләкин боксны ташламый.

«Укырга да, ярышларга йөрергә дә вакыт таба идем. Россиянең барлык шәһәрләрендә булдым, ул алган диплом, медальләрнең санын да белмим», — дип сөйләде ул. 

Күп еллар буе шөгыльләнү, ялкауланмыйча тренировкаларга йөрү эссез калмый. Артем Домолазовның югары дәрәҗәдәге бүләкләре күп: Россия спорт остасына кандидатлык разрядын үтәгән, Татарстан һәм, шулай ук, Идел буе федераль округы күләмендәге бокс ярышларында күп тапкырлар җиңгән, 2 мәртәбә Россия беренчелегенә ярышлар призеры, Евразия уеннары призёры.

Бокста уңышка ирешү сере нәрсәдә дип сорагач, Артем: «Сабырлык кирәк, чөнки әлеге спорт төре — хис-тойгыларга бик бай. Сәләтле — җиңә, ә менә сабырлык күрсәткәне — чемпион була», — дип фикерләре белән уртаклашты боксер егетебез. 

Тренерлык юлы буйлап
Бүгенге көндә Артем Алексеевич «Танеко»да эшли. Ә 2 ел элек, һич уйламаганда гына, дус егете тәкъдиме буенча, тренер булып куя. Яхшы җиһазланган зал табып, бокс буенча тренировкалар башлап җибәрә. Аңа йөрүчеләр арасында иң кечкенәсенә — 6 яшь, ә иң өлкәненә 40 яшь икән. Түгәрәккә йөрүчеләр арасында кызлар да бар. Бокс күнекмәләренең күпчелек өлеше йөгерүдән, скакалка аша сикерүдән, аякларны, кулларны, тәнне ныгытудан һәм башка физик күнегүләрне башкарудан тора.

«Бокс физик яктан да, интеллектуаль яктан да үстерә, авырлыкларга түзәргә өйрәтә. Шуңа күрә бу спорт белән шөгыльләнгән бала, олы тормышка зур әзерлек белән керә дип уйлыйм», — дип сүзен тәмамлады яшь тренер.

Зур планнар корып, кечкенә адымнар белән алга бара Артем. Кем белә, бәлки, киләчәктә бокс буенча дөнья чемпионы булган егетнең тренеры карендәшебез Артем Домолазов дигән сүзләрне дә ишетербез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев