Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Анна Максимовнаның җырларында керәшен көйләренә генә хас мелизмнар чагыла

Анна Гыйльметдинова Яр Чаллы шәһәрендә гомер итүче җырчы, автор-башкаручы.

Талантлы карендәшебез турында дусты Гөлсинә Гәрәева болай язган:


“Без Аня белән Алабуга культура-агарту училищесында бер группада укыдык. 25 елдан соң язмыш безне Чаллыда кабат очраштырды. Аня мәдәният өлкәсендә күп эшләр башкарган, зур уңышларга ирешкән шәхес. Ул җитәкләгән күрмәүчеләр ("сукырлар" дип әйтәсем килми) җәмгыятендәге җыр-моң сөючеләр, Татарстанда гына түгел, илебез күләмендә булган фестивальләрдә, конкурсларда катнашып дәрәҗәле урыннар алды.. Аның җырлы тавышы үзенә генә хас моң белән сугарылган. Нинди генә җыр башкармасын зур осталык белән җиренә җиткереп башкара ул. Анна русча да, татарча да җырлар да яза. Үзе аларны башкара да. Керәшен кызы булгангамы, аның язган татар җырларында керәшен көйләренә генә хас мелизмнар, яңгырашлар чагыла. Анна Максимовна Атказанган мәдәният хезмәткәре, дигән мактаулы исемен йөртә”.


Чыганак:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев