Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Алтын мәйдан»да керәшеннәр дә чыгыш ясый

Төньяк Осетиядәге халыкара III «Алтын мәйдан-Алания» милли мәдәниятләр фестивалендә Сарман районының Ләке авылыннан «Игәнә» керәшен халык фольклор ансамбле җырчылары да катнаша.

«Алтын мәйдан-Алания» фестивале 30 октябрь-5 ноябрь көннәрендә Владикавказ шәһәрендә үтә. Анда Казахстан, Бурятия, Карелиядән, Мәскәү, Санкт-Петербуг, Тула, Липецк, Вологода өлкәләреннән, Татарстан һәм башка республикалардан барлыгы 400ләп үзешчән артист катнаша. 

— Фестивальгә Татарстаннан бердәнбер керәшен ансамбле килде: ул — безнең «Игәнә». Шулай ук, Чаллыдан һәм Казаннан да ансамбльләр бар. «Игәнә»ансамбле җырчыларыннан Юрий Антонов белән икебез, Гүзәл Степанова һәм Райчка Тазова килдек. Сарман районының Әхмәт авылындагы «Сәяр» ансамбленнән Рушания (мәдәният йорты директоры) һәм Марат Вәлиевлар, Миләүшә (мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе) һәм Эдуард Сөләймановлар да безнең «Игәнә» белән сәхнәгә чыгып, керәшен җыруларын башкардылар. Үз чиратыбызда, без дә аларның фольклор ансамбле белән чыгыш ясадык, — дип сөйләде Сарман районының Ләке авылы мәдәният йорты директоры, «Игәнә» керәшен халык фольклор ансамбленә йөрүче Римма Антонова. — «Алтын мәйдан-Алания» фестивален ачу тантанасы «Металлург» мәдәният йортында булды. Ул бу проект авторы Гамира Гаделшинаның котлавы белән башланып китте. Шул ук 31 октябрьдә коллектив җитәкчеләренең очрашуы да дустанә шартларда узды. Бүген, 1 ноябрьдә безнең конкурслар башлана. Офицерлар йортында була ул. Дүртенче яртыда хәрби госпитальдәге «Сильные духом» дигән хәйрия концертында чыгыш ясаячак ансамбльләр исемлегендә безнең «Игәнә» дә бар. 2 ноябрдә «Артхурон» этник конкурсында да катнашачакбыз. Фестиваль Халыклар бердәмлеге көнендә Гала-концерт белән тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев