6 март 2026 яңалыклары
-
Марина Карпова Татарстан Министрлар кабинеты Рәхмәтенә лаек булды
6 март көнне Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залындагы тантаналы кичәдә гүзәл затларны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.
-
Март аенда дүртенче тапкыр керәшенчә марафон уздырылачак
11-25 март көннәрендә «Туганайлар» газетасы үзенең ВКонтакте социаль челтәрендә IV керәшен марафоны оештыра. Быел ул Россиядә – Халыклар бердәмлеге һәм Татарстанда хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышлана.
-
Людмила Игошева Татарстан Рәисе Рәхмәтенә лаек булды
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән һәм җәмәгатьчелек тарафыннан киң танылган хатын-кызларны хөрмәтләделәр.
-
Хатын-кыз һәр яшьтә дә матур: Җәкәү йортында керәшен кызлары ярышты
5 март көнне Җырчы Җәкәү йортында «Ягез әле, кызлар» буыннар эстафетасы уен-тамашасы гөрләде.
-
Олы Нырсыда Дмитрий Дормидонтов истәлегенә багышлап чаңгы ярышы узды
5 мартта Теләче районының Олы Нырсы урта мәктәбендә спорт вакыйгасы булды: спорт, хәтер һәм ватанпәрвәрлекне берләштергән «Нәниләр чаңгы юлы» республика чаңгы ярышы узды.
-
Журналистыбыз Алина Кондратьевага тавыш бирик
«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы талантлы яшь журналистлар арасында «Новые имена - Яңа исемнәр» дигән конкурс башлады.
-
«Зирәклек һәм тормыш тәҗрибәсе хәзинәсе иясе»: Үрәсбаштан Мәдинә Гаврилова тормышы
Гаврилова Мәдинә Кукмара районының Үрәсбаш авылында яши. Ул авылдашлары өчен акыл һәм тормыш тәҗрибәсе тулы бер хәзинә, ә балалары, оныклары, туганнары өчен өйнең яме.
-
Иерей Илия Минихачев: «Священникның бурычы — кешегә иң авыр чакта аның янәшәсендә булу»
Балык Бистәсе районының Иванай авылы храмы настоятеле иерей Илия Минихачев махсус хәрби операциядә, сугышчыларга пастырь ярдәме күрсәтә.
-
Бер гасыр элгәре — солдатка озату
I курс тыңлаучысы Александр Григорьевның Мамадыш кантонындагы Елыш волостена кергән Олы Саурыш авылы керәшеннәренең салым бурычлары, гадәтләре һәм көнкүреше турындагы язмасы (1921 ел, 25 октябрь).
-
9нчы сыйныфта тарих буенча телдән имтихан кертеләчәк
Әлеге карар Россия мәктәпләрендә 2027/2028 уку елыннан булачак.
-
Март аенда бакча эшләре
Теплицаны карарга, корткычлардан саклау чаралары күрә башларга, үсентеләрне аерып утыртырга вакыт җитә.