Иерей Илия Минихачев: «Священникның бурычы — кешегә иң авыр чакта аның янәшәсендә булу»
Балык Бистәсе районының Иванай авылы храмы настоятеле иерей Илия Минихачев махсус хәрби операциядә, сугышчыларга пастырь ярдәме күрсәтә.
Илия Минихачев Татарстанның «Батыр» батальонында һәм, шулай ук, бер полкта хәрби священник булып хезмәт итә. Кыр храмында солдатлар өчен келәү уздыру белән генә чикләнми ул. Үзе сугышчылар янына бара, полигонда да була, хәрби бурыч үтәү өчен машинага төялгән солдатлар юлга кузгалыр алдыннан бәхиллек тә бирә.
— Хәрби хәрәкәтләрдә священник хезмәтенең үзенчәлеге — солдатлар янәшәсендә һәм алар шикелле үк булуда. Читтән генә карап-күзәтеп тормыйча, аларның борчылуларын, көтү минутлары авырлыгын һәм җаваплылыкны уртаклаша белүдә. 2014-2015 елларда үземә дә хәрби хәрәкәтләрдә катнашырга туры килде. Шул вакытта иман, дин минем өчен ныклы таяныч булды. Шунда алган тәҗрибә гадәттән тыш экстремаль шартларда кешенең физик курку һәм авырту гына түгел, ә җан тетрәнүе кичерүен дә аңларга ярдәм итте. Нәкъ шунда мин янәшәңдә сиңа Ходай барлыгын, аның үз ярдәменнән ташламаячагын искәртеп торучы булганда сугыш җәһәннәмендә дә кешенең рух ныклыгын җуймавына төшендем. Сугышчыларның нәрсә кичергәнен яхшы белә идем, шуңа СВО башлангач читтә кала алмадым. Аларга терәк булып, сугышка кергәндә бәхиллек биреп, исән-сау йөрүләрен теләп, бергәләп иман әйтеп, ышанычларын ныгыту өчен махсус зонага килдем, — дип сөйләде отец Илия.
Хәрби һәрчак киеренкелектә. Ул үзен кулда тотып, кискен дә, көчле дә булырга мәҗбүр. Ә күңеле белән ул — курку кичерүче, үз хисләре, уй һәм борчулары булган гадәти бер кеше. Кыр храмында шул киеренкелектән котылып, җан тынычлыгы белән иркен сулыш ала. Аллага мөрәҗәгать итеп, җазыкларыннан арына, җан тынычлыгы таба.
Махсус хәрби операциядәгеләр храмга гына түгел, киңәш сорап, священник янына да киләләр. Кайчагында келәүне егетләр хәрби бурыч үтәр алдыннан уздырырга туры килә. Хәрби техникалар моторы эшләп тора, егетләр тулы экипировкадан, йөзләр кырыс... Шул минутта солдатларның священник аша Алла бәхиллегенә никадәр мохтаҗ икәне ачык күренә.
Билгеле булганча, хәрби хәрәкәтләр шәһәрләрне, авылларны гына җимерми, ул кешенең эчке дөньясын да үтерергә сәләтле. Солдат үз эченә бикләнмәсен, күңеле катмасын, кешелеклелеге саклансын өчен дә кирәк әле кыр храмнары. Храмнар һәм священникларның булуы – Христосны, аның кешеләрне яратуын, мәрхәмәтен искә төшереп тору. Яу кырында кешенең иманы ныгый, кемнәрдер кыр храмына кереп, тәре каршына басып беренче мәртәбә келәү итә.
– Священник буларак бурычым – Алла сүзен барысының да йөрәгенә ирештерү. Ходаебыз Христос тормышы турында исләренә төшерү. Ут аша узганда да йөрәк чисталыгын, кешелеклелекне саклап калу кирәклеген аңлату, – ди отец Илия. – Үзем дә якыннарымның миңа көн дә иманнары белән ныклык бирүләрен тоям. Хәрби шартларда бу үзен аеруча сиздерә. Тагын бернәрсәне онытмаска кирәк: СВО беткәннән соң да анда катнашканнарга янәшәдәгеләрнең ярдәме кирәк булачак. Хәрби операциядә күргәннәре онытылсын, тән һәм йөрәк яралары төзәлсен өчен вакыт һәм якыннарының кайгыртулары мөһим.
СВОдагы барлык ир-егетләрне һәм хәрби священник Илиянең үзен Ходайның Саклаучы пәриштәләре саклап йөртеп, исән-сау алып кайтсын.
Фотоны Илия Минихачев тәкъдим итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев