Марина Карпова Татарстан Министрлар кабинеты Рәхмәтенә лаек булды
Хәбәрләр

Марина Карпова Татарстан Министрлар кабинеты Рәхмәтенә лаек булды

6 март көнне Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залындагы тантаналы кичәдә гүзәл затларны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.

Ул залга җыелган хатын-кызларга җылы сүзләр белән мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«Ел саен килә торган 8 Март – зур бәйрәм. Бу ел дәвамында көч бирә, безне язга әзерли, һәркайсыбызга елмаю, өмет бүләк итә торган көн», – диде Фазлыева.

Ул шулай ук махсус хәрби операция зонасына барып чыгыш ясаучы артистларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Алар арасында карендәшебез – Татарстанның атказанган артисты Марина Карпова да бар. 

«Артист кызларга, көчле ихтыярлы ир-атларыбыз янына алгы сызыкка барып, аларга үзебезнең җыр-моңнарыбызны бүләк итүчеләргә зур рәхмәт. Гүзәл кызларыбызга рәхмәт сүзләрен җиткерик һәм бер-беребезгә елмаю, илһам бүләк итик», - дип өстәде ул.

Фото: Татар-информ, Салават Камалетдинов


Нет комментариев