Туганайлар

Татарстан

16+
Һәр керәшен җортына - "Туганайлар"

Март аенда дүртенче тапкыр керәшенчә марафон уздырылачак

11-25 март көннәрендә «Туганайлар» газетасы үзенең ВКонтакте социаль челтәрендә IV керәшен марафоны оештыра. Быел ул Россиядә – Халыклар бердәмлеге һәм Татарстанда хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышлана.

Катнашу өчен: ВКонтактеда безнең «ТУГАНАЙЛАР» – газета кряшен» (https://vk.com/tuganaylar) төркеменә язылыгыз. Ә үзегезнең аккаунтыгыз ачык булырга тиеш. Марафонда керәшеннәр катнаша ала.

Марафонда катнашу шартлары:

  • 11 марттан башлап, 15 көн дәвамында һәр көн безнең төркемдә марафон өчен махсус бер тема тәкъдим ителәчәк. Әлеге темага постларны (текст, фото, видео) көнендә язып барырга тырышыгыз. Барлык постлар да 26 мартка кадәр (25 март соңгы көн!) урнаштырылырга тиеш.
  • Һәр постка #керәшенчәмарафон #туганайлармарафоны хештегларын өстәгез.

Постларга иҗади якын килү хуплана. 

ВКонтактеда үз аккаунты булган һәркем, #керәшенчәмарафон #туганайлармарафоны хештеглары аша кереп, сезнең постларны укый, карый алачак. Иң мавыктыргыч, тәрбияви постларны газетада бастырачакбыз, сайтта бирәчәкбез. Марафонга нәтиҗә ясап, катнашучыларга дипломнар тапшырылачак, очрашу кичәсе оештырылачак.

Марафонның максаты – интернетта, ВКонтакте челтәрендә йола-бәйрәмнәребезне, туган илебезне, геройларыбызны, нигезебезне, милли мирасыбызны, асылыбызны башкаларга күрсәтү. Шулай ук, керәшенлекне саклау, балаларга керәшен тәрбиясе бирү, иман ныклыгы турында да сөйләшербез. Халкыбызның милли ризыкларын, җыруларын, үзенчәлекле киемнәрен дә барларбыз. Танылган керәшен артистлары, фольклор коллективлары турында да, язучыларның, шагыйрьләрнең иҗат җимешләрен дә укырбыз.

Интернет киңлекләрен үз итүче хөрмәтле карендәшләр! Әлеге марафонны башкарып чыгуда сезнең дә өлешегез зур. Катнашыгыз, уй-фикерләрегезне языгыз. Бергәләп керәшеннәрне бар дөньяга күрсәтик! Сокланмаган кеше калмасын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев