Туганайлар

Татарстан

16+
Төрледән-төрле

Март аенда бакча эшләре

Теплицаны карарга, корткычлардан саклау чаралары күрә башларга, үсентеләрне аерып утыртырга вакыт җитә.

Бу айда яшелчә үстерүченең төп игътибары ачык грунтта утыртылырга тиешле яшелчә культураларының рассадаларын өй шартларында, иртә парникларда, теплицаларда үстерүгә юнәлгән була. Өй шартларында иртә өлгерә торган помидорны рассада өчен — март башында, соң өлгерешле сортларын — 18-21 мартта чәчәләр, ә баклажан, баллы борыч рассадалары инде март башында беренче чын яфрагын чыгарып өлгерә. Иртә парникларда март башында иртә өлгерешле кәбестә чәчкеннәрен (рассадаларын), шулай ук яшел килеш файдалану өчен редис, кыяклы суган, салат һәм шпинат кебек культураларны чәчү башлана.

Агачларга прививка ясар чак җитә. Үсентеләрне дымлы тукымага төреп, суыткычта сакларга кирәк. Аннары шушы үсентеләрне авыру яки карт агачларга тоташтырып, прививка ясарсыз. Моның өчен бер яшьтән дә артмаган, яшь агач ботакларын алырга кирәк.

Агачларны корткычларга каршы эшкәртергә вакыт җитте. Әле корткычлар күбесе кышкы йокыдан уянмаган чакта, эшкәртегез. Аларның кайберләрен агач кәүсәсеннән кисеп алып ташларга була, кирәк булса, агач ботагын кисеп ташлау хәерле. Агачның бер өлешен кисеп ташлап, аны бөтенләй һәлак булудан коткарырсыз.

Сыерчык ояларын әзерләп куегыз. Бакчагызга сыерчыклар килсә, алар корткычлардан арындырыр. Иске ояларны дезинфекцияләгез.

Орлыктан үскән үсентеләрне аерып утыртырга вакыт җитте. Бу эш пикировкалау дип атала. Иң нык һәм сәламәт үсентеләрнең бер-ике яфрак чыгарганнарын аерым савытларга күчереп утыртыгыз. Тамырын саклый күрегез.

Тәҗрибәле бакчачылар теплицага карны инде март башларында ук керткәндер. Бу эшне кар эри башлаганчы башкарып куярга кирәк. Соңгарак калынса, туфрак тиз кипшермәячәк һәм тиз генә чәчеп булмаячак. Ә кар кертү бик кирәк. Йомшак кар суы туфрак өстеннән артык тозларны юып төшерә, минераль тозларны эретә, кыскасы, үсемлекләрнең туклануы өчен уңайлы мохит тудыра.

Тәҗрибәле бакчачылар теплицага карны инде март башларында ук кертә. Бу эшне кар эри башлаганчы башкарып куярга кирәк. Соңгарак калынса, туфрак тиз кипшермәячәк һәм тиз генә чәчеп булмаячак. Ә кар кертү бик кирәк. Йомшак кар суы туфрак өстеннән артык тозларны юып төшерә, минераль тозларны эретә, кыскасы, үсемлекләрнең туклануы өчен уңайлы мохит тудыра.

Фото: «Туганайлар».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев