Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Хатын-кыз һәр яшьтә дә матур: Җәкәү йортында керәшен кызлары ярышты

5 март көнне Җырчы Җәкәү йортында «Ягез әле, кызлар» буыннар эстафетасы уен-тамашасы гөрләде.

8 март — Халыкара хатын-кызлар бәйрәмен быел бураннар һәм соңгы елларда гадәти булмаган салкыннар белән каршылыйбыз. Шулай да, күңелдә — яз! Кояш та назлы итеп карый, көннәр дә озыная, кошлар да күңелле чыркылдый... Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә дә бәйрәмчә — уңган-булган, чибәр керәшен кызлары, саф чәчкәләр, сокланып караучы ир-атлар күзләре! 

Ярыш ике команда арасында, буыннар эстафетасы булып (яшьләр, урта һәм өлкән буын катнашты) узды. «Чулпы» командасында — Мамадыш ягында туып-үскән «Кряшен чибяре-2025» Ариана Кадыйрова (хәзер «Бәрмәнчек» ансамблендә офис эшләре башкаручы булып эшли); Кукмара районы Село-Чура авылында туып, Казанда гаиләсе белән яшәүче Оксана Шерстнева (төзелештә алмашчы булып эшли) һәм Зәй ягы Кабан Бастырык авылында туып, хәзер Лаеш райнында яшәүче Анастасия Шәймәрданова (лаеклы ялды, мәкаләләр яза). «Беләзек» командасында — Казанда туып-үскән «Кряшен чибяре-2025» финалисты Ангелина Мухина (Җырчы Җәкәү йортында эшли); тумышы белән Кукмара районы Село-Чурадан булган, Казанда гаиләсе белән яшәүче Марина Леонтьева (балалар бакчасында логопед булып эшли) һәм артист, педагог Аграфена Васильева (Казан шәһәрендә балалар сәнгать мәктәбендә театр дәресләре укыта). 

Кызлар, үзләре белән таныштырганнан соң, алып баручының сорауларына җавап бирделәр. Сораулар арасында «хатын-кыз кайсы айда азрак сөйләшә?» кебек шаяннары да һәм «нәфислек, шул ук вакытта, җитдилек образы тудырган танылган модельер кем?» — дигән, дөньяви аң-белемнәр кирәк булганнары да бар иде. Җаваплар: беренчесе — февраль, чөнки бу айда бары тик 28 көн генә сөйләшә икән хатын-кыз, башкаларында — 30, 31. Модельер Коко Шанельне дә тиз белделәр безнең кызлар. 

Чәчәк исемнәре, хатын-кыз сүзләре кергән җырлар күп икән: «Кызыл розалар», «Мәтрүшкәләр», «Миләшләрем», «Ак чәчәкләр» һәм башкалар. Командалар кара-каршы керәшен, татар, рус халык һәм эстрада җыруларын башкардылар. Заманчалары да, борынгы көйләр дә яңгырады. Шунда алып баручы Дмитрий Баранов, Айдар Галимов белән Элвин Грейга пародия белән, кызларга комплиментлар яудырды. 

Гүзәл затларыбызны котлап, халкыбызның асыл ир-заты, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев килгән иде. Хатын-кызларга булган бар хөрмәтен, соклануып кушып, «Бер кыз бала җыр чыгарган, багышлап әнисенә...» дип, үтә дә назлы җыр башкарды ул.

Тагын бер ару затыбыз Геннадий Максимовның баян кылларына басып көйләвен дә өзелеп тыңладык. Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов мәзәкләр дә сөйләп алды.

«Элек 8 март — Әниләр бәйрәме буларак уза иде. Открыткалар сатып алып, урам буенча әни-әбиләргә тарата идек. Әниләребезне исән чакта кадерлик», — дип хатирәләрен яңартты Олег.

Җырлаганда Олегны уртага бөтереп алдылар кызлар. Яхшы юмор хисле ир-атны хатын-кызлар ярата шул! 

Командалар бер-берсен ягымлы итеп котладылар, матур итеп чәчләр үрделәр, иҗади чыгышлар ясадылар. Ярышның иң тәмле мизгелләрен — кызларның үзләре пешереп алып килгән тәм-томнар турында сөйләүләрен зарыгып көтеп алды тамашачы. «Чулпы»дан Анастасия Шәймәрданова ике төрле коймак пешергән иде: гадәти рецепт белән һәм каштан чикләвеге оныннан. Виноградтан ясалган «тәмле су»ны да тәмләп карадылар. «Беләзек»тән Аграфена Васильева ике төрле рецепт белән тозланган кәбестә һәм фирменный сало алып килгән. Марина Леонтьева исә тәлинкәдә өелеп торган күзикмәген шигырь юллары белән тәкъдим итте. 

Хатын-кыз һәр яшьтә дә матур. Моңа ярышучы кызларны күзләгәндә дә игътибар иттек. Яшь кызлар — сафлык, тыйнаклык белән, урта буын — җитдилек, максатчанлык белән, өлкәннәр — тәҗрибә һәм иркенлек белән. 

Берничә баллга аерма белән «Чулпы» командасы җиңүче булды.

«Чәчкәдәй чибәр кызларыбызга матур, бәхетле тормыш телибез. Һәр идеяны күтәреп алып, бар күңелен биреп чынга ашыручылар ул — безнең керәшен кызлары», — дип, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова ярышта катнашучы кызларга бүләкләр, чәчәк букетлары тапшырды. 

Бәйрәм белән, керәшен кызлары! Яныйк, яратылыйк һәм яратып яшик!

Фото: Фәнзилә Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев