Бер гасыр элгәре — солдатка озату
I курс тыңлаучысы Александр Григорьевның Мамадыш кантонындагы Елыш волостена кергән Олы Саурыш авылы керәшеннәренең салым бурычлары, гадәтләре һәм көнкүреше турындагы язмасы (1921 ел, 25 октябрь).
Керәшеннәр салым бурычларын акчалата да, эш белән дә түлиләр. Юлларны, күперләрне төзәтүдә барлык ирләр һәм хатыннар да эшли, хәтта салым түләмәүчеләре дә. Салым түләү вакыты — яңа елга һәм язга кадәр. Аны түләүдән бик сирәк очракларда гына азат ителәләр. Салымны вакытында түләп баруны күзәтү авыл җитәкчесенә, аерым җыючыга йөкләнелә. Кайчагында салым җыючы тиешле вакытта салымын түли алмаучыларның ат камытын, самавыр, түшәк һәм башка авыл хуҗалыгы кирәк-ярагын алырга һәм сатарга мәҗбүр була. Кешенең түләрлек мөмкинлеге юклыгын барысы да белеп торганда, аның салымын халык үзе күтәрә. Моның өчен ул кеше, авыл җыены билгеләгән нинди дә булса берәр эшне башкарырга тиеш була, мәсәлән, десятник хезмәтен.
Элгәре керәшеннәрдә хәрби хезмәт иң авыр бурычларның берсе булып саналган. Хезмәт итү вакыты 25 ел булган. Патша хезмәтенә алынганнарның күбесе әйләнеп кайтмаган — авыр солдат тормышында үлеп калганнар. Кайтучылары да бетеренгән картларны хәтерләткән, аларны үз туганнары да танымаган. Патша хезмәте күтәрә алмаслык авыр йөк булган, шуңа да хәрби хезмәттән калырга теләүчеләр дә булган. Алар, котылып калу өчен, таракан ашаганнар, бармакларын чабып өзгәннәр, суда каты итеп тәмәке кайнатып, шуны эчкәннәр...
Хәзерге вакытта солдат хезмәтенә караш башкача. Моның сәбәбе хезмәт шартларына бәйле. Хезмәт итү вакыты элекке шикелле күп түгел. Хезмәт иткәндә язу танырга һәм чисталыкка, тәртипкә өйрәнеп кайталар. Хәзер хәрби бурычтан курыкмыйлар инде, шулай да хезмәткә китүче үзе дә, туганнары да хәсрәткә төшә.
Сугышка кадәр рекрутны ничек озатканнары турында язып үтәм. Булачак солдат хезмәткә алынырына бер ай кала, туганнарына, авылдашларына һәм танышларына кунакка йөри. Аңа кадәр ярты ел алдан вулыстан авылларга исемлек тараталар, аны авыл җыенында тикшереп, солдатка каралырга кемнәр барырга тиешлеген игълан итәләр. Моннан тыш, исемлек метрикә кенәгәләрендәге язу белән дә чагыштырыла, шуннан соң өяздәге хәрби идарәгә җибәрелә.
Солдатка каралу яшендәгеләрнең барысын да октябрьдән башлап жирәбә салырга алып китәләр. Котылып калу ышанычы булмаган егетләрнең өйдәгеләре елаша. Икенче көнне рекрутлар авылга кайталар. Рекрутның өенә туганнары, иптәшләре, кызлар җыела. Хәрби бурычтан котылып калган егетләр рекрутны кунакка йөртәләр: үзләренә, авылдашларга, аның туганнарына һәм танышларына. Барысы да рекрутка бүләк бирә: киндер тукыма, кулъяулыгы, оек, бияләй, бистәр. Рекрутлар базарга да баралар, җыру әйтәләр.
Рекрутны хәрби хезмәткә озатканда өй тулы кеше була. Рекрут күңелсезләнә. Яңа билгесез тормыш шикләндерә аны. Рекрутның кайгылы җырулары — яңа тормышта беркем дә аны үз әти-әнисе һәм туганнарыдай кайгыртып тормаячагы турында. Аның борчылуы башкаларга да күчә, барысы да күңелсезләнә. Шулчак картлар аңа юату сүзләре әйтәләр: «Солдатта чакта бик күп нәрсә беләсең, ә авылда ятып берни дә күрмисең. Читтә, аң-белемле кешеләр арасында яшәүче солдат күп нәрсәгә өйрәнә»…
Хәрби хезмәткә озатканда өстәлгә хәзинәдә бары куела, шул булганы белән сыйланалар.
Тәре алдына шәм куялар. Барысы бергә иман әйтәләр. Иман әйтеп бетергәч, торып стаканнардагы әче балны эчәләр. Шуннан соң рекрут туганнары, авылдашлары һәм озатырга кергән малайлар белән саубуллаша башлый. Ул, вакыты җиткәч, малайларга да хәрби хезмәткә барырга туры киләчәген искәртә.
Ишегалды тулы халык. Кемнәрдер җыру әйтә. Рекрут үзен онытмауларын, истә тотуларын сорый. Аңа 10 сумга (чоры өчен бик күп) тулырлык итеп бүләкләр бирәләр.
Басу буйлап барганда, рекрут иген кырлары белән саубуллаша. Бу кырларны кабат күрергә язсын дип тели, иман әйтә. Ул киткәч, рекрут гаиләсен авылдашлары ярдәмнән ташламый, әгәр дә өйләрендә ир-ат булмаса, җир сөргәндә, чәчкәндә һәм башка эштә булышалар.
«Татары-кряшены в зеркале фольклора и этнографических сочинений слушателей Казанских кряшенских педагогических курсов (педагогического техникума) 1921-1922г. г» китабыннан.
Алина Кондратьева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев