Ярыш хәрби операция вакытында һәлак булган Россия Кораллы Көчләренең ракета артиллерия батальоны командиры подполковник Дмитрий Дормидонтов, шулай ук хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган Раил Гарифуллин, Илсур Хәйретдинов, Валерий Егоров, Евгений Демидов, Хәбир Хөснетдинов истәлегенә багышланган.

Дмитрий Дормидонтов – родполковник, Россия Кораллы Көчләренең Ракета артиллерия батальоны командиры. Ул 2022 елның 19 мартында хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак була. Үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә. Ул Татарстан Республикасы Теләче районының Иске Карабаян авылы зиратында җирләнгән.
Илсур Хәйретдинов укуны тәмамлаганнан соң, ул Украинага хәрби хезмәткә җибәрелә. 2024 елның 22 февралендә хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак була. Ул үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.
Раил Гарифуллин өлкән сержант. Мотоаткыч батальонының миномет батареясы миномет взводының өлкән артиллеристы. Ул 2024 елда вафат була.
Валерий Егоров мотоаткыч батальонының һөҗүм ротасында ут ярдәме взводында өлкән танкка каршы идарә ителә торган ракета отряды операторы булып хезмәт итә. Ефрейтор. Ул 2024 елның 28 сентябрендә вафат була. Ул үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде. Ул Татарстан Республикасы Теләче районының Субаш авылы зиратында җирләнде.
Евгений Демидов 2022 елның 27 октябрендә мобилизацияләнгән. Мотоаткычлар батальонының штурм ротасында кече сержант булып хезмәт итә. Үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә һәм Иске Карабаян авылы зиратында җирләнгән.

Хәбир Хөснетдинов, 1977 елда Кече Мирәтәк авылында туган. Ул 1995 елда Олы Нырсы урта мәктәбен тәмамлаган. 2024 елда контракт буенча СВО зоналарына чакырыла. Ул хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак була. Хәбир Мөхәммәтнур улы туган авылы зиратында җирләнгән.
Чара төрле яшь төркемнәрен үз эченә алды. 1–4 сыйныфлар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар «Нәниләр чаңгы юлы» чаңгы ярышында көч сынашты; 5–11 сыйныфлар «Спорт фотосурәтләре ярышы», «Спорт дикторлары конкурсы» һәм тренерларның осталык дәресләре номинациясендә катнаштылар.
Ярышны ачу тантанасында Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Фәтхуллин; башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин; Теләче районында Ватанны саклаучылар фондының социаль координаторы Айдар Галимҗанов; мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова; Олы Нырсы авыл җирлеге башлыгы Рамил Гыйниятов; һәлак булган батырларның туганнары һәм дуслары, Әфганстан ветераннары катнашты.
Ярышлар һәм бәйгеләр Россия халыклары бердәмлеге елы; Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы; Теләче муниципаль районыны торгызылуга 35 ел тууга багышланды.
Ачылыш тантанасында Россия һәм Татарстанның дәүләт гимннары яңгырады, һәлак булган яклаучыларны искә алу өчен бер минут тынлык игълан ителде.

«Нәниләр чаңгы юлы» ярышының финал өлешендә катнашучыларга һәм командаларга урыннар билгеләнде һәм шәхси казанышларын билгеләп үтүче Грамотлар тапшырылды.
Бу чара яшьләрдә патриозим тәрбияли, спорт комментаторларның һәм тренерларның осталыгын арттыра.
Светлана Демидова фотолары.
Нет комментариев