Питрәч ягыннан утлы фронт юлы узган элемтәче Михаил Чукуров
Питрәч районының Янсуар авылыннан керәшенчә марафонда катнашучы Екатерина Яковлева бабасы Михаил Чукуров турында язды.
Яшь бабам, әтиемнең бертуган дәдәсе Михаил Чукуров 1943 елны, 17 яшендә Кызыл Армиягә алына. 1944 елның февраленнән Сурка (Мари АССР) елгасы буенда 363нче запас укчы полкта хезмәт итә. Хәрби хезмәт юлын Польшада башлый. 1944 елнын февралендә өлкән сержант Беренче Белоруссия фронтында 40нчы артиллерия полкының элемтәчесе була. Шул елның ноябрендә Висла елгасында элемтә белән плацдармны тотып тора. Элемтәне өзмәс өчен ана Висла елгасын өч тапкыр йөзеп чыгарга туры килә һәм ул әлеге батырлыгы өчен «Сугышчан хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнә.
Михаил Семенович немец илбасарларына каршы көрәштә күрсәткән батырлыклары өчен I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Варшаваны азат иткән өчен», «Берлинны алган өчен» медальләре белән бүләкләнә. 1945 елның 16 январенда Висла елгасының көнбатыш ярында, Варшавадан көньяктарак немецлар оборонасын өзүдә катнашканы өчен Баш Главнокомандующий рәхмәте белдерелә. 2 майда Одер елгасындагы сугышларда катнашканы һәм Берлинның көняк-көнчыгышында чолганышта калган дошман төркемен юкка чыгарганы өчен дә Рәхмәткә лаек була.
Элемтәче Михаил Чукуров немецларның 3 пушкасын, 2 пулеметын юкка чыгарганы өчен «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләнә. Берлин янындагы каты бәрелештә ике аягы да җинелчә яралана. Сугышны Эльба елгасы янында тәмамлый.
Сугыштан 1949 елда туган якка кайтып, 1950 елда гаилә кора. Хатыны Александра Павловна белән алты бала үстерәләр. Бүгенге көндә яшь бабаебыз Михаил Чукуров арабызда юк инде. Якты истәлекләре балалары, оныклары күңелендә яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев