95 яшьлек Раиса Кузнецова: «Сугыш башлангач, көч җитә торган эшкә куштылар: печән җыю, урман кисү, ашлык ташу...»
Зәй районының Зичәбаш авылыннан Раиса Кузнецованың балалык чорыннан ук башланган сугыш афәте хәтереннән чыкмый: ачлы-туклы балачак, авыр хезмәт, югалтулар...
Раиса Кузнецова моннан 75 ел 1930 елның 1 мартында Зичәбаш авылында туа ул. Нинди генә авыр чаклар булса да, бирешмәгән.
— Сугыш башлангач, безне үзебезнең көч җитә торган эшкә куша башладылар. Печән әйләндерергә, печән җыярга өйрәттеләр. Аннан уракка йөри башладык. Молотилкага көлтәләрне кисеп әзерләп тора идек. Безгә урман кисү эләкте. Үз авылыбызда да, күрше авылларда да кистек. Чана-арба тартып, ашлык ташыдык. Ашау юк инде, өс-баш бик начар. Икмәкне көздән элеваторга алып китәләр дә язын чәчү башлаганчы чана-арба белән ташый идек. Шулай бервакыт Корчажкиннан кайтканда яңгыр ява башлады, Багражда кунып калдык. Уылдыклар суырыла иде, — дип искә ала ул авыр елларны.
Кызга өлкәннәр белән беррәттән җиң сызганып эшләргә туры килә. Сугыш беткән көн якты хатирә булып хәтерендә саклана аның.
— Көндезге вакыт иде. Урамда төркем-төркем халык. Кочаклашалар, елашалар, сөенәләр... — дип сөйли.
Раиса түти гомер буе колхозда эшли. Җыр-моңга бик оста була. Түгәрәк уеннарның уртасында була ул. Сәхнәләргә дә менеп җырларга туры килә. 1950 елда алар Зичәбаш егете Василий белән гаилә коралар. Каенанасы белән 30 ел бергә яшиләр. Гаиләдә биш бала — 1 кыз, 4 ул үсә. Кузнецовларның матур гаиләсендә тәрбияләнеп үскән 5 бала да тормышта үз юлларын тапкан. Барысы да туган авылларында йорт җиткергәннәр. Хәзер инде алар үзләре оныклар үстерә. Василий дәдәй белән Раиса түти бергә озын матур 70 ел гомер кичерәләр. Алты ел элек Василий дәдәй бакыйлыкка күчкән.
— Яшәү яме — балаларда. Балаларым да, оныкларым да йөзгә кызыллык китермәде. Әтиләре дә бик тәртипле, ярдәмчел, яхшы күңелле кеше иде, — ди Раиса әби.
Кузнецовлар — бердәм, тату гаилә, бәйрәмнәрдә барысы бергә төп йортка әниләре янына җыелалар. Төп нигездә заманча итеп барлык уңайлыклары булган бик матур йорт җиткергәннәр.
— Әти-әнидән эшкә өйрәнеп, әби тәрбиясендә үстек без. Эшләмәгән эш калмады, басуда чөгендерен дә утадык, печәнне дә чаптык, умарта да тоттык. Иң олыбыз Зина түтигә 72 яшь тулды, иң кечебез Николайга 60 яшь. Әни булгач, безгә картаерга ярамый әле, — ди, елмаеп, улы Иван.
Раиса Григорьевна шушы яшендә дә тавыклар тота. Гөлләре шау чәчәктә утыра, рассадалар утырткан.
«Хәрәкәттә — бәрәкәт, диләр бит», — ди үрнәк булырлык озын, матур тормыш юлы үткән Раиса әби.
Клара Ермолаева, Зәй офыклары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев