Усали егете Сергей Борисов - махсус хәрби операция батыры
Мамадыш районының Усали мәктәбе укытучысы Лидия Пасыева авылдашы, мәктәпләрендә белем алган укучы Сергей Борисов турында язды.
Сергей Борисов тыйнак, акыллы егет иде. 5нче класстан Усали мәктәбендә укыды. Әби-бабай тәрбиясендә үскән бу баланы тормыш төрлечә сынады. Лена түти белән Михаил дәдәй (Усалида гомер итүче Зәй һәм Тукай районы керәшеннәре) үз балаларыдай үстерде аны. Ата-аналар җыелышыннан, мәктәптәге бер чарадан да калмадылар. 9 класс тәмамлагач, Мамадыш политехник колледжында белем алды Сергей.
Балигъ булгач, тагын катлаулы сынаулар көткән аны. Һәм ул махсус хәрби операциягә китәргә карар кыла.
«Ишеткәч, йөрәгем туктап калгандай булды. Китмәскә үгетләп карадык, ниятеннән кире кайтмады», — дип сөйли Лена түти.
«Украинадагы хәлләрне белә торып, монда ятып булмый, контракт төзедем», — ди ул ерак дәдәсе Юрийга.
2024 елның көзендә яралана, ләкин госпитальдә озак дәваланмый. Юрий дәдәсенә болай дип аклана:
«Ярамыни бу?! Бер кыйпылчык сыдырып китте инде. Тизрәк алгы сызыкка, иптәшләр янына барасым килде».
Сергей әби-бабасына, эне-сеңелләренә акча белән булышу ягын да карый. Дошман ягыннан очып килгән БПЛА Сергейлар утырган БМПга һөҗүм итә. Берничә сугышчы машинадан чыгып өлгерә, ләкин авылдашыбыз эчтә кала шул. 2024 елның декабрендә һәлак булган Сергейның гәүдәсе, ДНК тикшерүләре узгач, 28 апрельдә генә Усали зиратында җирләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев