Туганайлар

Татарстан

16+
Безнең геройлар

Сергей Демидов: «Курск юнәлешендә дошман безнең чикне үтеп кергәч, читтә калырга хакым юклыгын аңладым»

Алабуга егете, махсус хәрби операциядә батырлык күрсәткән Сергей Демидовка «За отвагу» медале тапшырылды. Аның күкрәгенә бу сугышчан бүләкне район советы сессиясендә Татарстан премьер-министры Алексей Песошин үзе беркетте.

— Курск юнәлешендә дошман безнең чикне үтеп кергәч, үземнең читтә калырга хакым юклыгын аңладым. Өйдә барлык эшемне төгәлләдем дә, самолетка билет алып, Мәскәү өлкәсендәге Истра шәһәренә киттем. Ә аннан — туп-туры махсус хәрби операция зонасына, — дип гадәти бернәрсәдәй сөйли Сергей. 

Ут эченә чыгып китүче гаилә башлыгын өйдә хатыны Марина Алексеевна, олы улы Богдан һәм кызлары Дарья, Валерия озатып калалар. 

Сергей Демидов 4нче аерым гвардия мотоукчы дивизиясенең хәрби частындагы разведка ротасында хезмәт иткән. 2024 елның 9 октябрендә, хәрби бурычны үтәргә приказ бирелә. Дошман тылында, үзләренә йөкләнгән бурычны үтәгәндә Сергейга ике пуля тия. Яраланса да сафта кала. Аеруча катлаулы шартларда хәрби бурычны батырларча үтәп, шул ук көнне үзебезнең якка чыгалар. Үлемнең үзләрен урап үтүенә дә, командирлар приказын үтәүләренә дә шатлана ул... Алабугада тапшырылган «За отвагу» медале — әнә шул вакыттагы батырлыгы өчен.

Госпитальләрдә дәваланып, узган елның 19 мартында хәрби хезмәттән комиссовать ителгән Сергей. Тыныч тормышта ул СВОга кадәрге шәхси хезмәтен — йөк ташу эшчәнлеген дәвам итә. Сергей үзе дә, балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче хатыны Марина да тыныч тормышның, һәр яңа көннең кадерен белеп яшиләр, балаларына дөрес тәрбия бирергә тырышалар. Ыру тамырлары Менделеевск ягындагы Сәйтәк авылына тоташкан, үзләре Алабугада яшәүче әнисе Валентина белән әтисе Михаил да уллары Сергейның батырлыгы белән горурланалар. 

— СВОда без бары хәрби бурычыбызны үтәдек, — ди утны-суны кичкән 31 яшьлек ветеран. Алабугада яшәүче Сергей үз фикерен дәвам итеп, сроклы хәрби хезмәткә бару вакыты якынлашкан егетәргә киңәшен дә җиткерә. — Ватанны якларга әзерләнүче егетләрнең физик яктан көчле булуы ул кадәр әһәмиятле түгел. Әмма алар ныклы ихтыяр көченә ия булырга, югалып калмаска, үз-үзләренә ышанырга, куркуны һәм авырлыкларны җиңә белергә тиешләр. Шул чагында барысы да яхшы булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев