Никифорово авылы егете Вадим Егоров махсус хәрби операциядә алгы сызыктан яраларны ташый
Мамадыш районының Никифорово авылы егете Вадим Егоров — махсус хәрби операциядә 2022 елның 27 октябреннән. СВО зонасында хәрби медик буларак хезмәт итә
Вадим Егоров «Сугышчан фидакарьлек өчен», «Хәрби медик. Сугышта ярдәм күрсәткән өчен», «Хәрби хәрәкәтләр ветераны» медальләре белән бүләкләнгән. Ул башта — укчы, аннан соң пулемётчы булган. Биш мәртәбә яраланса да, бүген дә сафта.
Бабасы да, оныгы да
2022 елның 21 сентябрендә ил Президенты В. Путинның өлешчә мобилизация турындагы указы чыгуга, хәрби комиссариаттан повестка килгән карендәшләрнең беренче төркемендә 31 яшьлек Вадим Егоров та була. Алабуга шәһәрендә гаиләсе белән яшәсә дә, Мамадышта рәсми теркәлгәнлектән, Вадимны 27 сентябрьдә Мамадыштан озатып калалар. «Казан-Экспо»да бер ай өйрәнүләр узалар.
— Иртәгә СВОга китә дигән көнне, кияү, кыз, Мария белән мин — дүртәү янына бардык. Авыл җирлеге башлыгы Сергей Степановның малае Казаннан килде. Сергей белән хатыным Мария — туганнан туганнар. Вадим отпускага ике кайтып китте, унышар көн торып. Кайда һәм кем булып хезмәт иткәнен әйтеп бетерми. Бар да тәртип, борчылмагыз«, дип, безне тынычландыра. Авыл җирлеге башкарма комитеты гуманитар ярдәм җыйганда, «балагыз СВОда, сез китермәгез», дисәләр дә, илтәбез. Ничек илтмисең?! Үзебезнең дә улыбыз шунда бит, — дип сөйләде Вадимның әтисе Пётр. — Икебез дә колхозда эшләдек, хәзер пенсиядә. Хөкүмәт акча биреп тора. Сыер тотабыз. Печәнне сатып алабыз. Элек әти: «Чабата күмелерлек печән булса, кырып була аны, улым», ди иде. Әти Арсентий исемле. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан, III группа инвалид иде. Клубка медаль алырга төшкән җиреннән, 1976 елда үлеп китте. 62 яше тулганчы. Әтигә дә, аның оныгына — улым Вадимнар буынына да сугыш афәте туры килде.
Биш мәртәбә яралана
2010-2011 елларда Воронёждагы Хәрби-һава көчләрендә сроклы хезмәт үтеп кайткач, Вадим «Татнефть»тә, шулай ук, «Татавтодор» филиалында тракторчы булып эшләгән. Алабуга кызы Светлана белән гаилә корган. Светлананың кызы Каролинага иптәшкә нәни Ксенияне алып кайтканнар. Төпчек кызларына озакламый дүрт яшь тула. Вадим, җае чыккан саен, хатыны белән хәбәрләшеп тора.
— Соңгысында авыр яраланып, Луганскидагы госпитальдә ятты. Аягына баса башлагач, Сочи тирәсендә хәрбиләр өчен булган санаторийларның берсенә җибәргәннәр. Анда бер ай дәваланды. Аннан соң Көньяк хәрби округның Краснодар краенда урнашкан сәламәтләнеп килүче хәрбиләр полкына күчерделәр. Айга ике-өч мәртәбә видео элемтә аша сөйләшәбез. Вадим биш мәртәбә яраланды. Бөтен тәне, аяклары тирән җөйдән тора. Батырлыклары өчен медальләр белән дә бүләкләнде. «Хәрби хәрәкәтләр ветераны» медале элекке частенда калган. 2023 елның 12 октябрендә Россия оборона министрлыгының «Сугышчан фидакарьлек өчен» медален бирделәр. 2024 елның октябрендә «Хәрби медик. Сугышта ярдәм күрсәткән өчен» медале белән бүләкләнде, — дип иренең соңгы вакыттагы хәрби тормышы белән таныштырды Светлана Андреевна.
Яралыларны ташыйлар
Вадимның бертуганы Елена махсус хәрби операция зонасыннан ерак булса да, Ватан кушкан бурычны үтәүче ир-егетләр өчен мөһим тармакта эшли. Елена — Алабуга шәһәрендәге хәрби кирәк-ярак җитештерә торган заводның әйдәп баручы белгече.
Энесе турында сүз кузгаткач, ул аның алгы сызыктан яралыларны ташуын әйтте.
— Белгечлеге буенча Вадим медик түгел, шуңа да яралыларны алып чыгу өчен беренче кергәндә аңа бик авыр булган. Яралыны алып чыккач, ашый да, йоклый да алмаган. Нишлисең, кеше акрынлап бар нәрсәгә ияләнә. Һәлак булганнар арасыннан эзләп табып, мөмкин кадәр күбрәк яралыны алып чыгу өчен тырышалар. Бәрелеш булган җиргә аларны, өчәр-өчәр итеп кертеп җибәрәләр. Өчесе бер яралыны алып чыгарга тиеш. Үзләренең дә яраланган чаклары була. Сөйләшкән чакта Вадим: «Бернәрсә дә кирәк түгел, бөтенесе дә бар», дисә дә, кием, дару һәм кыр шартларында кирәк әйберләрне салабыз. Берничә мәртәбә аның госпитальдә яткан чагы туры килеп, без җибәргән посылкаларны ала алмады, иптәшләренә булды, — дип, Вадимның хәрби операциядәге хезмәтенә тукталды Елена. — Җиңүнең 80 еллыгын каршы алганда махсус хәрби операция тукталсын, тынычлык урнашып, андагы якыннарыбыз исән-сау кайтсыннар иде. Хәзерге вакытта бу — бар кешенең иң зур теләге, өмете.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев