Туганайлар

Татарстан

16+
Безнең геройлар

Нагайбәк егете — Россия Герое

Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк округындагы Остроленко (Сарашлы) посёлогы егете, карендәшебез Владислав Ивекеевка «Россия Федерациясе Герое» исеме бирелде.

Россиянең иң югары дәүләт бүләгенә Владислав Сергеевич махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыклары өчен ия булды. Россия оборона министрлыгында уздырылган тантанада карендәшебезгә «Россия Федерациясе Герое» исемен министр Андрей Белоусов тапшырды. Ул Ватаныбызга һәм хәрби антларына тугры булганнары, батырлыклары өчен сугышчыларга рәхмәт белдерде. 

Владислав Ивекеев 2025 елда контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китә. Россия кораллы көчләренең «Центр» гаскәрләре төркеме сугышчысы. Ул үзенең сугышчан иптәшләре белән бергәләп, Донецк халык республикасының Красноармейск шәһәрендә, беренчеләрдән булып, Россия флагын кадый. Шәһәрне азат иткәннән соң, журналистларга Владислав: «Рус армиясенең үзләрен азат итүенә тыныч тормыш кешеләре шат. Алар — безгә, без аларга ярдәм итәбез», — дип сөйли. 30 ноябрьдә Россия кораллы көчләре генштабы начальнигы Валерий Герасимов Президент Владимир Путинга ДНРның Красноармейск, Харьков өлкәсенең Волчанск шәһәрләре азат ителгәне турында хәбәр итә. 

Уллары Владиславның Россия Герое исеменә лаек булуына әнисе Татьяна Анатольевна һәм әтисе Сергей Фёдорович чиксез горурланалар, аның җиңү яулап өйгә кайтуын көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев