Туганайлар

Татарстан

16+
Безнең геройлар

Коткаручы-водолаз Василий Батаев - батыр, корыч ихтыярлы хәрби егет

Зәй егете, сроклы хезмәте вакытында Чечняда хәрби чыныгу алган, тыныч тормышта коткаручы һөнәрен сайлаган карендәшебез Василий Батаев хәрби операциядә дә алгы сафта.

Махсус хәрби операциядәге якташлар арасында тамырлары Зәй районының Кабан Бастырык авылына тоташкан Василий Батаев та бар. Михаил Максимовичның үзе шикелле үк чын ир егет итеп үстергән төпчек улы Василий турында авылдашлары, хәзерге вакытта Лаеш районындагы Усадта яшәүче Анастасия Шәймәрданова аша белдек. 

«Авыр чакта кешеләргә ярдәм итә алсаң, шуннан да зур сөенеч юк. Шуңа күрә иң авыр булган шушы һөнәрне сайлаганмындыр», дигән сүзләре коткаручы-водолаз Василий Батаевның ни өчен махсус хәрби операциядә беренчеләр сафында булуы турында ачык сөйли. 

Батыр, корыч ихтыярлы хәрби ул. Ике мәртәбә үзенә дрон эләгеп тә, исән калган. «Кошчык»ларның шартламавы могҗизага тиң, элгәреләр булса, «пәриштәләре саклаган» диярләр иде (махсус операция тәмамланып, Казандагы гаиләсе янына кайтканчы пәриштәләр саклап йөртсен, дип телик). Бу хакта без Зәй шәһәрендә яшәүче отставкадагы II ранг капитаны Валентин Атласовтан ишеттек. Валентин Александровичның СВОдагылар яныннан кайткан чагына туры килдек. 

— Әле яңа гына гуманитар ярдәм илтеп кайттык. Василий Батаевлар янында да булдык. Кырыс кыр шартларында хәрби хезмәттәге якташларга кирәк нәрсәләрнең барысын да исән-сау илтеп тапшырдык. Бу юлы әзер коры ашны да күп итеп алып барган идек, — дип әйтте Валентин Атласов. — Василий да, иптәшләре дә һәрвакыт күтәренке күңел белән каршы алалар безне. Гуманитар ярдәм өчен якташларга рәхмәт тапшырырга кушалар. Василий үзе 1995-1997 елларда Чечнядагы беренче хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. Аларның полкын соңыннан тараткан булганнар. Махсус хәрби операция башлангач, шул полктагылар кабат бергә җыелып, СВОда хәрби бурыч үтиләр.

Заманында Василийның әтисе, Кабан Бастырык авылы керәшене Михаил Максимович та Совет Армиясенә алынып, хәрби хезмәтен ул заманда СССР составында булган Грузиядә үтә. Хәрби фотограф буларак, тауларның рельефларын төшереп топографик карталар төзергә дә ярдәм итә. Армиядән соң авылдашы Мария Асаповага өйләнә. Зәйгә күченеп, ирле-хатынлы ГРЭС төзелешендә һәм башка тармакта эшлиләр. Тату гаиләдә 4 малай үсә. Кызганыч, гаилә башлыгының да, олы уллары Олег белән уртанчысы Вячеславның да гомерләре кыска була…

Төпчекләре Василий Зәйдәге 1нче интернат-мәктәптә белем ала. 98нче агротехник лицейда электрогазосварщик һөнәрен үзләштерә. Армиягә алынып, контракт буенча Чечняда хезмәт итә. Зәйгә кайткач, махсус курслар үтеп, коткаручы-водолаз булып урнаша. Тәҗрибә туплау максатыннан, Чаллыда һәм Воронежда да курсларда укый. Бөгелмә ягы кызы Юлия белән гаилә коргач, Казанга күченәләр. Уллары Евгений һәм Дмитрий зурлар инде. Мәктәптә укучы кызлары Олеся Олимпия резервындагы спорт мәктәбендә нәфис гимнастика белән шөгыльләнә. Күптән түгел Ульяновскида үткәрелгән ярышта ул беренче урынны алган.

«Василий яшьтән спорт белән шөгыльләнә, физик культура һәм спорт техникумында, Казан авиация институтында укый. Утны-суны кичкән, курку белмәс карендәшебез Казанда да коткаручы-водолаз булып урнашып, 24 ел шул бер урында эшли. Бертуган Леонид дәдәсе дә гаиләсе белән Казанга күченгәч, дүрт бертуганнан ике генә бөртек калган Батаевлар, тирә-яктагыларны сокландырып, һәрчак аралашып яшиләр, — дип яза Анастасия Шәймәрданова ВКонтактедагы үз «бит»ендә. — Коткаручы-водолазлар — гадәттән тыш хәлләрдә иң беренче булып ярдәмгә ашыгучылар. Илебез тынычлыгы бозылгач, Василий Михайлович читтә кала алмый. Ватаныбызга файда китерү максатыннан, контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китә. Коткаручы-водолаз буларак, ашыгыч ярдәм күрсәтү ысулларын яхшы белгәнгә күрә, башта бер ел яу кырындагы хәрбиләргә ярдәм күрсәтүче медицина хезмәткәрләренә булыша. Соңгы ел ярымда ул — башка частьта, алгы сафта. Бүгенге көндә төрле милләт, төрле дин кешеләре туган илебезнең бәхетле киләчәге хакына батырларча сугышалар. Тамырлары Кабан Бастырыкка тоташкан батыр керәшен егете Василий Батаевның һәм барлык ир-егетләрнең җиңү яулап, җылы өйләренә, әти-әниләре, гаиләләре янына исән-имин әйләнеп кайтуларына өметләнәбез, ышанабыз. Чиркәүләргә барып, күмәкләшеп иман әйтеп, Ходайдан аларның барысын да ут эченнән исән-сау алып кайтуын ялварып сорыйбыз».

Фото — шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев