Колбагыштан Дормидонтов даны мәңгелек
Теләче районы Колбагыш халкы Ватан кушкан бурычны үтәп һәлак булган, ата-бабалары туган туфракта соңгы йортын тапкан подполковник Дмитрий Дормидонтов белән горурлана.
Колбагышка баргач, СВОның беренче көннәрендә диярлек, 2022 елның 20 мартында һәлак булып үз атасының туган авылына кайтарып җирләнгән гвардия подполковнигы Дормидонтовның да йортын карап киттек. Җыйнак кына чын авыл өе.
«Дмитрий кечкенә чакта гел авылга кайтып йөрде. Казан шәһәренең Суворов исемендәге училищесында укыды. Әтиләре яшьтән үк йөрәк белән үлде. Дмитрийны да авыл зиратына, әтисе янына җирләделәр. Әнисе исән. Бертуган сеңелесе бар. Хатыны Ольганың да якыннары безнең якныкылар», — дип әйтте Домидонтовлар өе яныннан узышлый Казанда яшәүче Валерий Киселёв.
Аның сүзен дәвам итеп, авыл җирлеге башлыгы Рамил Гыйниятов подполковникның якыннарын, туганнарын да турында телгә алды: «Узган ел йорт-җирләрен чистарттылар, коймаларын да профнастил белән тотып алдылар. Кайтып йөрергә исәпләре бар. Махсус хәрби операциянең беренче көннәрендә диярлек һәлак булган Дмитрий Павловичны үзебез дә онытмыйбыз. Дормидонтов истәлегенә, 2023 елдан башлап башлангыч класслар арасында районкүләм чаңгы ярышлары оештырыла. Ул, традиция буенча, безнең җирлеткәге Олы Нырсы мәктәбендә уздырыла. Балалары Павел белән Ульянаны алып, Дормидонтовның хатыны Ольга да кайта ул ярышка.
34 яшьлек Дмитрий Дормидонтов реактив артиллерия дивизионына командалык иткән. Үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Сириядән хәрби командировкадан кайтканнан соң, Пальмираны азат иткәндәге батырлыклары өчен ул II дәрәҗә «Ватан каршындагы казанышлары өчен» медаленә лаек булган. Ул вакытта югары бүләкне аңа 2017 елның декабрендә Кремльдә Владимир Путин үзе тапшырган.
Казанның Суворов исемендәге училищесында подполковник Дормидонтов истәлегенә мемориаль такта куелган.
Елның-елында Олы Нырсы мәктәбенә чаңгы ярышына җыелучы укучылар да болар хакында беләләр. Кечкенәдән үк үзләре дә Дмитрий дәдәйләре кебек физик яктан чыныгып үсәләр Ватаныбызның патриотлары булачак мәктәп укучылары.
Яшендәй янып яшәлгән кыска гына гомерләрен өзелмәс җыр итүче Дормидонтовлар буыны тарихта үз эзен калдырыр, алар даны онытылмас.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев