Андрей Бадышев һәм Вячеслав Никитин Җөринең батыр егетләре
Мамадшы районының Җөри авылында туып-үскән Андрей Бадышев һәм Вячеслав Никитин – махсус хәрби операциягә контракт буенча киткән егетләр.
Укрианада махсус хәрби операция башлангач, Андрей Александрович телевизордан СВОга кагылышлы хәбәрләрнең берсен дә калдырмыйча карап бара. Махсус операция башланганга бер ел ярымлап вакыт үткәннән соң, ул үзенең битарафларча читтә калып, берни булмагандай тыныч кына яши алмаячагын аңлый. Хәрби комиссаритака барып, махсус хәрби операциядәгеләр белән бер сафта булырга дигән карарга килүен әйтә.
Быел язгылыкта кыска вакытлы ялга Җөригә кайткач, Андрей Александрович болар хакында авылдашларына сөйли. Җөридә аның әнисе Марҗый түти ялгызы гына яши.
1971 елгы карендәшебез, Җөри егете Андрей хәзерге вакытта Запорожье юнәлешендә хәрби бурыч үти.
Махсус хәрби операциядә Ватан кушкан бурычны үтәүче Җөри егетләренең икенчесе – Вячеслав Никитин. Бу батыр егет СВОга узган ел, Түбән Камада яшәгән җиреннән киткән. Аның әнисе Венера Яңа Комазанда гомер итә.
Никитиннарның өе – Питрау мәйданына төшкән Яшьләр урамында, клуб яныннан борылуга, иң беренче таш йорт. Колхоз чорында салынган ике гаиләлек ул йортның бер ягында Венераның энесе Виктор Тараканов яши. Ә Никитиннар ягы Вячеслав Николаевичның СВОдан җиңү яулап, исән-сау кайтканын көтә.
– Егетләр махсус хәрби операциягә авылдан китәме, шәһәрдәнме – анысы мөһим түгел. Монда яшәүче ата-аналарын һәрчак күз уңында тотып, булышып торабыз, – диде Шүләңгәр авыл җирлеге башлыгы Елизваета Михайлова.
Гомумән, Җөри халкы гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша. Җөри мәктәбендә, СВОдагылар өчен маскировка челтәре үрү җайга салынган. Узган уку елы дәвамында да, Украинадагы махсус хәрби операциядәге якташларына ярдәм буларак, маскировка челтәрләре үргәннәр. Бу игелекле эштә мәктәп хезмәткәрләренә укучылар да булышкан. Дәресләрдән соң, маскировка челтәре үргәндә, алар Җөри авылының СВОдагы ике кешесен дә күз уңында тотканнардыр. Илдәге бар халык кебек үк, җөрилеләр дә бер теләк белән яна: бу хәлләргә тизрәк чик куелсын да, Андрей белән Вячеслав та, башка ир-егетләр дә туган якларына кайта алсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев