Туганайлар

Татарстан

18+
Бессмертный полк. Кряшены

Утлы фронт юллары аша узган Алексей Гордеев

Мамадыш районының Владимир авылыннан Лидия Пасыева редакциябезгә Алексей Николаевич Гордеевның сугышчан һәм тормыш юлы турындагы язмасын юллады.

Алексей Николаевич Гордеев

Ватанны саклаучылар көнендә барлык якын иткән туганнарымны бәйрәм белән котлап чыгарга яратам. Ватсаптан открытка җибәреп кенә түгел, шалтыратып. Дәдәй – Николай Гордеев – минем тормыш иптәшемнең бертуган дәдәсе, тик әтиләре башка. 1970-1972 елларда армия хезмәтен Германиядә үткән Николай дәдәйнең, әкренләп яше баргангадырмы, бәйрәм көнне дулкынланганы тавышына чыккан иде. Сәбәбе булган икән.

1952 елда туган булса да, «әти» дип әйткәнен хәтерләми ул. 2 яшьтән ятим калган бала әтиле кешеләрдән көнләшеп үсә. «Әти» дип әйтәсе килгән көннәр күп булды, кеше әтиләренә кызыга идем», — дип сөйли ул. Сугыш җилләре илленче елларда һәм аннан соң туган балаларга да кагылмый калмаган шул. Күпләрнең сәламәтлеге бетеп кайта. Кызганыч, дәдәйнең әтисе кебек, кайткач вафат булганнары да күп була. (Әтисенең вафат булган вакыты — 1954 елның 19 августы). Әнисе — 2 бала белән тол калган хатын, үзенең туган авылы Владимирга алып кайта аны. Әтисенең Бөек Ватан сугышы ветераны булганын аңлап бетермәсә дә, әнисенең сандыгында медальләре барлыгын хәтерли әле дәдәй... Еллар уза, әтисенең документларын, фотоларын барлый башлый ул, тик күбесенең сакланмаганлыгы ачыклана.

Быел гына кызлары, әтиләре соравы буенча, бабайлары турында эзләнү эшләре башлыйлар. Һәм интернеттан кирәкле мәгълүматларны табалар да. 

«Кызыл Йолдыз» орденына тәкъдим ителгән Алексей Николаевич Гордеевка тутырылган «Наградной лист» күп нәрсә турында сөйли.

Ул 1925 елда Мамадыш районының Чия башы авылында туа. 1943 елның мартында Тәкәнеш район хәрби комиссариатыннан сугышка алына. 4нче Украина, 3нче Белоруссия, 3нче Прибалтика фронтларында сугыша. Орденга тәкъдим ителгәндә 15нче миномёт полкының 33нче миномёт Севастополь бригадасында миномёт наводчигы булып хезмәт итә. Аңа кадәр ул 15нче миномёт полкы командирының 15 июльдәге 8/4нче приказы нигезендә «Батырлык өчен» («За отвагу») медале белән бүләкләнгән була. Хәрби батырлыгы турындагы кыскача язманы тәрҗемә итү кирәк тә түгелдер:

«В боях с 14 сентября по 17 сентября при прорыве укрепленной обороны немцев на реке Вяйке-Эмайыги в районе Сору несмотря на сильный артиллерийский и миномётный огонь точной наводкой подавлял и уничтожал огневые средства, мешающие продвижению нашей пехоте, обеспечив прорыв и успешное наступление пехоты на 3 километра.

В результате огнём из миномёта уничтожены 4 станковых пулемёта, 2 орудия ПТО, одна миномётная батарея, до 25 солдат и офицеров пехоты противника. Подавили огонь 2 миномётных батареи.
Товарищ Гордеев А. Н. достоин Правительственной награды — ордена «Красная Звезда»
Командир миномётного полка-подполковник Ермаков.
28 сентября 1944 года».

Алексей Гордеев дәүләт бүләгенә тәкъдим ителә һәм 3нче Прибалтика фронтындагы Кызыл Байрак орденлы Перекоп дивизиясе командованиесе приказы нигезендә Советлар Союзының Верховный Совет Президиумы исеменнән шушы олы бүләккә лаек дип табыла (приказ копиясе дә бар).

Телебезгә ят булган Вяйке-Эмайыги елгасы хәзерге Эстония территориясеннән ага. Дәдәйнең дулкынланганлыгын бик яхшы аңладым: гомер буе әтиеңнең сугышчан дан юлын белмичә, шушындый документка юлыксаң, тавышың да калтырар, елап та җибәрерсең…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев