Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Бессмертный полк. Кряшены

Үлемсез полк. Керәшеннәр. Мануил Тарасов

Тарасов Мануил Трофимович 1901 елның 15 нче июнендә Уфа губерниясе, Минзәлә өязе, Югары Баграж авылында туа. 1941 елны Зәй район военкоматы аша сугышка алына. Ленинград фронтында барган сугышларда катнаша.

Әтисе Трофим Тарасов һәм әнисе Татьяна Ефимовна яңа туган сабыйларын 17 нче июньдә авылның Троица чиркәүендә чукындыралар. Мануилның чукындырылганнан соң үрсәтисе авыл крестьяны Игнатий Николаевич, ә үрсәнәсе Евдокия Ефимовна (әнисенең сеңлесе) була. Чукындыруны священник Иосиф Павлов башкара. Бу турыда псаломщик Евгений Бабин чиркәү кенәгәсендә язып калдыра.

Тарасов Мануил күпне күргән кеше. Ул патша чорында туа, беренче бөтендөнья сугышы кайгыларын авылдашлары белән кичерә, Октябрь революциясе вакыйгалары да кичә аның башыннан. Ә менә, 1919 елны, илдә барган гражданнар сугышы аның күңелендә һәм тәнендә авыр яра калдыра.

1919 елның апрель башларында туган авылы Югары Багражга, Минзәлә ягыннан килгән аклар отряды керә һәм үз тәртипләрен сала. Бер айга якын авыл халкы аклар кулы астында була. Алар хуҗалыкларның мал-туарларын, икмәкләрен, яхшы атларын талап, кешеләрне кулга алып, кыйнап, тукмап сорау алулар алып баралар. Ул вакытта Мануил Трофимовичка 18 яшь була. Яшь егет буларак, ул да кулга алына, сорау вакытында бик каты кыйнала. Фотога игътибар итсәгез, аның сул күзе йомык икәнен күрергә була. Менә бу, нәкъ шул сорау алуларның җәрәхәте, аклар аны каты кыйнап күзен чыгара.

1920 елда барган холера эпидемиясеннән һәм 1921 нче елгы ачлыктан авылдашлары күпләп үлүен дә күрергә туры килә аңа. Ачлыкны да үзе аша кичерә.

1926 елны Югары Баграждан утызлап хуҗалык яңа җирләр үзләштерергә китәләр. Алар Кече Баграж (Никкүчтем) авылына нигез салалар һәм колхозлашу чорында Марс колхозы оештыралар. Шул хуҗалыклар белән бергә авылдан Тарасов Мануил да китеп бара.

1945 елны сугыш тәмамлангач, исән-сау торган җиренә кайта. Зәйдә яши, совхозда умартачы булып эшли.

Сугышка Кече Баграж авылыннан алынганга, туган авылы Югары Багражда куелган обелискта исемлеккә кертелмәгән. Сугыштан кайтучылар исемлегендә 77 номер белән аның улы Тарасов Иван Мануилович язылган. Иван Мануилович, 1923 елда туган, әтисе кебек, сугыш авырлыкларын үз җилкәсендә татыган кеше. Хәрби офицер. Сугыштан соң хезмәтен Африкада дәвам итә. Хәтерлибез! Искә алабыз!

Чыганагы: авылдашлары истәлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев