Туганайлар

Татарстан

18+
Бессмертный полк. Кряшены

Үлемсез полк. Керәшеннәр. Аркадий Иванов

Мамадыш районының Владимир авылыннан Аркадий Александрович Иванов сугышта да, тормышта да үрнәк буынның бер вәкиле.

Аркадий Александровиның хатыны Мәтөрнәне (Матрена Владимировна) «кечти түти» дип йөрттек. Әти ничек әйтсә, шулай дидек инде без дә. Чөнки әтинең — Семён Пасыевның — әтисенең бертуган сеңелесе ул. Минем әтигә дә, сугыш аркасында, гомерендә бер мәртәбә дә «әти» дип әйтергә язмаган…

Без Усалида яшәдек, Владимирга барганда әтигә ияреп мин дә югары очта яшәүче кечти түтиләргә менә идем. Әти, җизнәсе белән горурланып: «Кызым, безнең җизни авылның иң хөрмәтле кешесе, Владимирның беренче шоферы ул», — ди торган иде. Ә мин, кызыксынучан бала буларак, үземнең әбидән: «Син авылга беренче машина кайтканын хәтерлисеңме?» — дип сораганымны хәтерлим. «Хәтерләмәскә! — диде ул, — Колхозга атсыз арба кайткан дип, бөтен авыл шуны карарга чапты. Кызык инде, аты юк, арбасы чаба». Әнә шул атсыз арбаны «иярләүче» кеше безнең җизни — Аркаш дәдәй булган. 1916 елның 4 январендә туган Аркадий Александрович Киев (Владимир кешеләре аны Иванов буларак белә) Бөек Ватан сугышында җәяүле разведка взводы разведчигы булган. 1944 елда кече сержант званиесендә була. 

Верховный Совет Президиумы исеменнән Кызыл Байрак орденлы Карелия фронтының 14нче армия укчылар дивизиясе 1944 елның 22 октябрь датасы куелган приказы нигезендә «Батырлык өчен» («За отвагу») медале белән бүләкләнгән. 

Приказда ни өчен бүләкләнүе турында да анык язылган (тәрҗемәсез бирелә):

«Наградить «за то, что он 7 октября 1944 года при наступлении на г.Мутюшкевлик-Вайвишь, ворвавшись в траншеи противника, уничтожил двух немцев. 8 октября 1944 года умело разведал подступы для переправы через реку Валасйоки, группировку противника и доставил ценные сведения командованию».

Приказда язылган тау һәм елгалар Мурманск өлкәсенә карый. 

Аркадий Александрович Мамадыш районының Владимир авылы кешесе булса да, сугышка Молотов өлкәсе (хәзерге Пермь) Кунгур район хәрби комиссариатыннан китә. 

Ни өчен Аркадий Киев Ивановка әйләнгән? Нишләп Владимир кешесе сугышка Пермь өлкәсеннән киткән? Бу сораулар белән мин аның кызы — Лена Гордеевага мөрәҗәгать иттем. Ул түбәндәгеләрне сөйләде: «Безнең әти Владимир авылында туган, яшь вакытында ук ятим калган. Бертуган дәдәләре Ижевскига китеп урнашкан булган, энеләрен дә үзләре янына алганнар. Әти Ижевск авиация заводында эшләгәндә армиягә алынган. Армиягә киткән җирдән 1939 елгы фин сугышына да эләккән. Бөек Ватан сугышына Пермьнән киткән. Сугыш беткәч тә армия сафларында калган әле ул. 1947 елда гына әйләнеп кайткан. «Өч сугышта катнашкан атагыз», ди торган иде әни. Сугыштан кайткач, Киев фамилиясен ошатмыйча, Ивановка үзгәрткән. Бертуган дәдәләре белән киңәшләшкәч, туган нигезләрен бетермәс өчен авылга кайтып төпләнергә карар кылган. Әти белән әнинең сөйләүләренә караганда, беренче колхоз машинасы аларның өй түрләрендә торган. Җәй көне авыл малайларының берничәсе машина астында йокларга кала торган булганнар. Кызыксыну шулхәтле көчле булган, әтинең иртән торып, машина кабызып чыгып китүен карап торуны бәйрәмгә тиңләгәннәр. Әтинең эш сәгате машина астында кунып калган малайларны уятудан башланган. Әтиебез 1974 елның 29 ноябрендә вафат булды. Кабере — Владимир авылы зиратында».

Аркадий Александрович белән Матрена Владимировна 7 бала тәрбияләп үстергәннәр. Мәтөрнә түтинең сугыштан әйләнеп кайтмаган беренче иреннән туган 1941 елгы кызы Анна Григорьевна Долгованы да үз кызыдай яратып үстерә Аркаш дәдәй. Ә уртак балалары Рая, Лена, Зоя, Иван, Толя республикабызның төрле шәһәрләрендә яшәсә, Риталары Мәскәүдә яшәде.

Лидия ПАСЫЕВА.
Мамадыш районының Владимир авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев