Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Бессмертный полк. Кряшены

Үлемсез полк. Керәшеннәр. Анастасия Степанова ( Ефимова)

Степанова ( Ефимова) Анастасия Ивановна — тыл ветераны. 1929 елның 30 нчы июнендә Балык бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылында урманчы гаиләсендә туа. Әтисе-белән әнисе көн-төн эштә була. Әтисе урман сакчысы, әнисе колхозда алдынгылар рәтеннән төшми.

Әби белән бабай кочагында, аларның җылысын сеңдереп, белем туплап, ягымлы, сөйкемле, тырыш, кешелекле булырга өйрәнеп үсә 4 бертуган: Начтук, Җәкәү, Җәгүр һәм Анный.

Үзәбием иң олысы була һәм бөтен җаваплылык та аның җилкәсенә төшә. Башта үзе өйрәнеп, аннан туганнарын эшкә өйрәтә ул. Аларны саклаучы да яклаучы да була. 

Нәрсәгә тотынса да, кулынан бар эштә килә Үзәбиемнең. 6 яшьтә вакытта әтисе кызы янына килә дә, ертык перчаткасының тишелгән баш бармагын бәйләвен сорый... «Ә мин әле бер тапкыр да кулга энә тотып карамаган бала... Ләкин әти, ике дә уйламыйча, кулыма китереп тоттыргач ул кушканны эшләми булдыра, мин бит бәйли белмим дип тә әйтә алмадым... шуннан соң әнигә күрсәтмичә генә энә, җепләр алып эшкә керештем. Перчатканың бармагын сүтеп, күзләр җыеп бәйләргә дә өйрәндем. Шулай минем бәйләү сәләтем ачылды».

1941 нче елның июлендә Иван бабай сугышка алына һәм кире әйләнеп кайтмый. 

Гомумән, авыллар бушап, хатын-кыз һәм балалар кулына кала. Җәен ерак болынга барып атналар буе шунда яшәп, печән эзерләү ул елларның 10 яшьлек баласына гади хәл булып тоела. Аннан кыр эшләре. 

«Без дүртне бетергән ике дус кыз Анный белән Начтук, әниләргә ничек авыр икәнен күреп аларга булышырга кырга чыктык. Тик әниләр безне эшкә кертергә теләмәделәр, сездән килә торган эш түгел. Иртә әле дидиеләр. Ләкин без үз сүзебездә торуыбызны дәвам иткәч, тикшереп карар өчен генә, бер кишәрлек бүлеп бирделәр дә эшләгез диделәр. Ә без сөенә-сөенә урак белән ашлык урырга керештек. Җиренә җиткереп, тиз генә эшне башаргач, әниләр бераз хәйран калып безне үз яннарына эшкә керттеләр. Олы тормыш юлы шулай башланып китте дә инде.

Беренче көннән үк без әни белән бер команда булып эшләдек, алдынгылар рәтендә бардык. Ә ашлык җыелып беткәч, безнең яхшы эшебез өчен ике капчык икмәк тә бирделәр үзебезгә. И, сөенүләр аның өчен...

Кыш көне урманга менеп утын ташулар... Газ юк, бөтен нәрсә утын белән җылытыла. Ә утын урманда, урманнан утын алып төшергә ичмасам бер ат та юк иде авылда. Без бала-чагалар, мәктәптән кайткач өмә ясап, һәр көнне берәр өйгә утын ташый идек. Чаналар тартып менеп китәбез, төибез дә тартып төшәбез азапланып.

Ә ул мәктәпкә йөрүләре ни тора... Күрше авылга барасы. Кыш көне без барып җиткәнче кара ( чернило) туңып ката. Килгәч учка төреп, өреп җылытабыз. Язарга дәфтәрләр юк. Иске китаплар табып, аларны аркылыга куеп язабыз. Шулай да зарланмадык, укырга да йөрдек, ничек тә тырыштык... Ә яз көне, бер галәмәт иде инде. Күтәртмәле чабаталар мәктәпкә килгәндә юешләнеп бетәләр, шул килеш укып киптерәбез. Кайтканда кабаттан бата-бата кайтулар, суык тиеп чирләүләр иде инде.

Ни булса да түздек, зарланмадык. Әтиләр хакына дип, аларны күрер көннәр өчен түздек. 

Җиңү килде... Кошлар сыман авылга солдатлар кайтты... Башкалар әтиләрен каршы алганда, безнең әтинең кайтмавын, әтисез калуыбызны аңлау бигрәк авыр иде шул вакытта. 

Еллар арты еллар үттеләр. Ел саен 9 майга багышланган митинг уза. Ә мин ел саен һәйкәл янына әтиемне күрергә дип киләм. Исеме генә язылса да, үзе торадыр шикелле». Гомере буе әтисен көтеп, могҗизага ышанып яши Үзәбием. 

Авыр сугыш еллары аны тагы да көчле иткән, минемчә. Ә сугыштан соң әле тормыш җилләре күпме газаплар сала аның җилкәсенә. Балачагын сугыш аркасында югалткан нәни кызчык җилкәсенә. Бүгенге көндә Үзәбием җомак түрләрендә әтисе белән бергәдер дип уйлыйм.
Ә Җиңү көнен мин һәрвакыт Үзәбиемне искә алудан башлыйм. 

Надежда ТОКРАНОВА, Казан шәһәре. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев