Үлемсез полк. Керәшеннәр. Александр Семёнов
Александр Яковлевич Семёнов Кызыл Йолдыз (хәзерге Мамадыш) районының Албай Казаклары (русча исеме — Верхний Арняш) авылында колхозчы семьясында туа. Бөек Ватан сугышында 2 тапкыр бик каты, 2 мәртәбә җиңелчә яраланган, «Кызыл Йолдыз» орденына лаек булган.
1925 елның 12 июнендә Кызыл Йолдыз (хәзерге Мамадыш) районының Албай Казаклары (русча исеме — Верхний Арняш) авылында колхозчы семьясында туа.
1943 елның 25 январенда Бөек Ватан сугышына алына.
1944 елның 16 мартында күрсәткән батырлыгы өчен «Кызыл Йолдыз» орденына тәкъдим ителә.
СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 4 июне указы нигезендә, 2626нчы эвакогоспитальдә дәваланучыларны «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләклиләр. Алар арасында 40нчы укчылар полкы укчысы Александр Яковлевич Семёнов та була.
Бүләкләү кәгазендә («Наградной лист») Александр Яковлевичның сугышчан юлы да ачык күренә: 1943елда — Орша шәһәре, 1944 елда Витебск шәһәре өчен барган каты сугышларда катнаша. 1945 елда язылган шәһәр исемен төгәл уку мөмкин булмады (бәлки Торгаудыр).
Сугыш вакытында 2 тапкыр бик каты, 2 мәртәбә җиңелчә яралана. Бүләкләү кәгазендә аның батырлыгы турында түбәндәгеләр язылган: «Во время наступления было дано задание — уничтожить пулемётную точку противника из ручного пулемёта, где и выполнил это задание. А другой пулемётной точки он не заметил, где его ранило в руку с повреждением кости 16 марта 1944 года в районе Витебска. В районе г. Орша он первый вбежал в траншею противника и убил 10 немцев, после чего стал стрелять по отступающим немцам. В это время убил еще пять немцев. Сам был тяжело ранен в сустав правой ноги и вышел из строя. В бою показал себя мужественным и храбрым бойцом. Достоин награды ордена «Красная Звезда» (подписали: гвардии подполковник, начальник по политической части и представитель военного совета)».
Александр Яковлевич 1985 елның 23 декабрендә икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә (документ номеры — 195).
Сугыштан кайткач, Александр Яковлевич гомере буе үзе туып-үскән Казаклар авылын да үз эченә алган, үзәге Албайда булган «Кызыл Йолдыз» колхозында механизатор булып эшли. Районда алдынгы комбайнчы була. Рәсеме Почет тактасында тора. Хатыны Мария Ивановна белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр.
«Үлемсез полк» рубрикасы өчен бу язманы әзерләүдә Александр Семёновның оныгы Ирина Домнина булышты.
Лидия ПАСЫЕВА,
Мамадыш районының Усали урта мәктәбе укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев