Туганайлар

Татарстан

18+
Бессмертный полк. Кряшены

Берлинны алуда катнашкан карендәшебез, пулемётчы Ольга

Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылыннан Ольга Кузнецова (Данилова) Бөек Ватан сугышында пулемётчы була.

Ул 1922 елны Мәлки волостеның Хуҗа Хәсән авылында туа, 1931елда мәктәпкә укырга керә. Шул елларда аның ару тормышта яшәгән әтисе Влас Васильевичны, кулак дип, бар мөлкәтен тартып алалар. Соңыннан аның гражданнар сугышында 2нче атлы армиядә хезмәт иткәнен исәпкә алып, аклыйлар. 

Иске Тәрбит мәктәбен тәмамлаган Ольга 1941елдан 1942 елның көзенә кадәр Кайбыч районы социаль тәэминат бүлеге инспекторы булып эшли. 1942-1943 уку елында Чүти мәктәбендә укыта, 1943 елның июлендә педагогларның квалификациясен күтәрү буенча бер айлык курсларда белем ала. 

1943 елның 9 октябрендә Ольга Данилова хәрби хәрәкәттәге армиягә алына. Ул кулына корал тотып, ир-егетләр белән бер сафта дошманга каршы сугыша.

Кече сержант Ольга Данилова 41нче зенит-пулемёт полкының пулемётчылар отделениесе командиры була. Курск шәһәреннән башлап, Украина һәм Польша җирләрен дошманнан азат итүдә катнаша. Аларның гаскәре 1945 елның 28 мартында Германиягә барып җитә. Ольга Данилова Зоненберг, Геритц, Реппен һәм Берлин шәһәрләре өчен барган сугышларда катнаша. 

Берлинны батырларча штурмлауда һәм алуда катнашканы өчен, кече сержант Ольга Данилова СССР Югары Советы президиумы указы белән, 1945 елның 2 маенда «Берлинны алган өчен» медале белән бүләкләнә…

1945 елның 5 августында ул туган авылына кайта. Хуҗа Хәсән башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. 1947 елны Казан педагогия училищесын экстерн тәмамлый. 1948 елны фронтовик Алексей Кузнецовка кияүгә чыга. 1954 ел башында авыл мәктәбе карамагныда колхозчы яшьләр өчен кичке мәктәп эшли башлый. Ольга Власовна 1957 елга кадәр шул мәктәптә яшь кызлар һәм егетләргә белем бирә. 

Гомеренең ел ярымын һәр мизгеле үлем сагалап торган сугыш кырында уздыруы эзсез калмый — Ольга авырый башлый. Берничә мәртәбә Хуҗа Хәсән авыл советы һәм Подберезье район советы депутаты булган Ольга Кузнецовага хөрмәт зур була. Торму дәваханәсеннән аны санитар самолётында Казанга озаталар. 

Савыгып кайткач, тормыш алып бару өчен, берара халыктан сөт тә җыя. Әмма чир чигенгән кебек булса да, 1961 елның 6 ноябрендә аны үлем үз кочагына ала. Бу вакытта Ольга Кузнецовага нибары 39 яшь була. Берсеннән-берсе кечерәк биш бала анасыз кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев