Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Уйларыбызны җаңартыйык (Җаңа җыл көннө әйтелә торган үгет)

Бүген иске җыл үтеб, җаңа җыл башланган көн

Иске җыл узыуын узды, үткян җылыбыз кабат тагы кире кайтмасыныйы. Бу сүзляремнян күбегез уйларсыз: үткян җыл кабат ничек кайтсын, диб. Мөмкин кире кайтырга, тик айы, көнө төгөл, әммя үткян җылда булган әр төрлө эшляр, әр төрлө хятярляр. Гумер агыб торган су кюк, очоб киткән кош кюк үтя, аны кабат кайтарыр хал җук, әммя үткян җылда булган бяла-каза, чир, тир кастасы, ачлык, җаңгыр җуклыгы, пожар, әр төрлө читеннек артыгы белян кабат кире кайта. Боларны безгя Ходай үзебезгя кюря бирядер, эшебезгя кюря җибярядер. Әгяр дя без үткән җылда кылган җазыкларыбызны ташласак, аларны кабат кылмасак, үткән җылны булган бяла-каза, кайгы-хәсрят кире кайтмас.

Алла Үзе булдырган адямне бик җарата. Алай булса да, кешегя кайсы пайдалы булырын алдан белеб, беряүгя ряхятлек, беряүгя читеннек, беряүгя байлык, беряүгя җарлылык, беряүгя саулык, тазалык, беряүгя рянҗүлек, җә җакшысын, җә җаманын җибярядер.

Әгяр дә җалан бай булыб, бяла-каза күрмичә, ряхятлектә гня торсак, без чиркяүгя барудан туктыйбыз, изге уразаларны тотмойбыз, кубшы торуга, ашауга-эчүгя, уйын-көлкөгә, әр төрлө җаманныкка салынабыз. Шунныктан Ходай безгя, ачуы килгянен сизсенняр диб, бяля-казаны, әр төрлө чирне җибярядер. Мине белсенняр, Мине онотмасыннар диб, җә ничек, җә ничек, кюңелгя ару уй саладыр. Ул безнең җазыклы килеш үлүебезне телями, барысы да котолсыннар ыйы, ди. Ходай Үзе әйткян: "Берәүнең дә җазыклы көе үлүен телямим, җазыгыннан кайтыб, тяүбягә килүен телим, диб.

Шулай, әгяр дә үткян җылгы бяла-каза, әр төрле җаманнык, читеннек кире кайтмасын ыйы, быйылгы җылны Ходай ашлыкны, җимешне уңдырсын, пайдалы җаңгырлар җаудырсын ыйы, диб телясяк, иң элегүк, күңелне җуашландырыб, чын кюңелдян келяү итәргә биренейек. Әледян-әле чиркяүгә барыйык, әр төрлө бозучан җирляргя барудан туктыйык, эчкечелеккя салыныуны ташлыйык. Әледян-әле сядака бирергә тырышыйык. Шулай итсяк, Ходай безгя изгелеген салмый калмас. Җаңа җылның башында, иң элек, бүгенге көнгө уебызны җаңартыйык, азгын уйларны, бозок исябләрне ташлыйык.

Җокларга җаткан чагында, бүген мин бер ару эш кылдыммы икән, диб уйлаучылар бик әз. Нинди усаллык, нинди җаманнык кылдым икән, диб, үзен-үзе тикшереб караучылар җук диярлек.

Җаңа җылның баш көнөндя үк күңелебезгя үлясебезне беркетеб, исебездән җибәрми торорга тейешбез. Ул уй безне Алланы сөйөргя, Аңар инялергя, Аннан теляргә, кешене кызганырга, әр кемгя булышырга өйрятер, җазык кылудан тыяр. Үткян җылны кылган җакшылыкларыбызны исебезгә төшермейек, әммя кылган җаман эшләребезне уйлыйык. Безне рянҗеткян кешелярне истя тотмыйык, әммя үзебез, кемне-кемне рәнҗеттек икән, диб уйлыйык. Чиркяүгя ничә табкыр бардым икян, диб санамыйык, әммя бармый калган көннәрябезне исебезгә төшерейек. Үткян җылны күб хәйер бирдем, диб уйламыйык, әммя ничә кешегә, тилмереп сораганын бирми борыб җибәрдем, диб уйлыйык.

Шуңар күрә, Христос денен тотоучы туганнар! Әр кайсыгыз җазыкларыгыз турысында, Евангелие кушканча, чиркяү өйряткянчя тормаганыгыз турысында, Алладан бизеб, Аннан җырак китүегез турысында уйлагыз. Багыт җитяр, Ходай бар эшляребезне күз алдыбызга китереб кюрсятер. Җаңа җылдан башлаб, иске җазыкларыңны ташлаб, моннан болай аларны кылмам, диб, тяүбягя килсяң, Ходай аларны кичерер. Аң бул, шайтан алдавыннан саклан, аннан да бигряк, нәпесеңнян, әшяке тормышыңнан сагай.

Әй, Ходай! Синең изгелегең чамасыз. Мяндяляреңнең үткян җылны кылган җазыкларын кичеря күр! Алдагы җылыбызда сау, таза тороб, Син кушканча, Синең бойорокларыңны кылыб, тяүбягя килеб торорга безгя булыша күр. Аминь!

"Үгет кенягясе"ннян

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев