Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Тройсын — апостолларга Святый Тын иңгән көн

Бу олы бәйрәм Изге Өчлекне – Атаны, Улны, Святый Тынны данлау хөрмәтенә һәм Святый Тынның апостоллар өстенә иңүен белдереп, Пасхадан соң илленче көндә (быел 20 июньдә) уздырыла

Апостоллар изге булганлыктан, Святый Тын алар өстенә генә иңгән. Ул утлы телләр булып иңеп, апостолларга кайнар йөрәк һәм акыл биргән, аларны изгеләндергән һәм белемле иткән; элегрәк Иисус Христостан ишетеп белгәннәрен исләренә төшергән, бөтен дөньяны Христоска якынайту өчен аларга көч биргән.

Бу көнне чиркәүне һәм өйләрне агач ботаклары, үлән һәм чәчәкләр белән бизәү гадәткә кергән. Святый Тын апостоллар өстенә иңгән өй дә шулай бизәлгән булган, дигән фикер яши. Яшеллек – кешеләрдәге яңарыш, үзгәреш символы һәм ул шушы көнне искә алына торган үлеләрнең терелеп торуына ышанычны да белдерә.

Яз көнендә үткәрелгән башка дини бәйрәмнәр кебек үк, Пятидесятница да үлеләрне искә алуга багышлана. Күп кенә керәшен авылларында Пятидесятница дини төсмерен югалтып, Җапрак бәйрәме, яшеллек бәйрәме итеп үткәрелә.

Изге Өчлек өчен иман

Эй, тере итеӱче Христосъ, Сине зурлыйбыз, Ӱзеҥ изге Апостолларыҥа Атаҥнан жибяргян Святый Тыныҥны да кадерлейбез.

Даннаулы Син, эй, Аллабыз Христос! Син балык тотоучыларга Святый Тынны иҥдереб, аларны белемнеккя оста иткян, аларга бӧтӧн дӧнья калыкларын тотторган.

Эй, кеше сӧйӧӱче, шӧкӧр Сиҥа. Жугарыдагы иҥеб, кешелярнен теллярен саташтырган чагында, Ул калыкларны айырган, ӓммя ул теллярне ӧляшеб биргян чагында, бар калыкларны да бергя кушылырга ӧндягян. Шунныктан, барыбыз да бер уй белян Святый Тынны данныйбыз.

Фото: РИА Новости, Владимир Вдовин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев