Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Татарстан митрополиясендәге керәшен приходлары – Статистика

Казан епархиясендәге миссионерлык бүлегенең керәшен духовный миссиясе җитәкчесе, священник Димитрий СИЗОВ туплаган тулы мәгълүматны тәкъдим итәбез.

Татарстанда керәшен авыллары һәм поселоклары саны – 192. Барлыгы 44 керәшен авылында һәм шәһәрләрдә (Казан, Түбән Кама, Чаллы, Чистай) чиркәү яки иман йорты бар. Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясендә 20 керәшен священнигы хезмәт итә. Шуларның 11е – керәшен приходларында, калганнары – келәүләр чиркәү-славян телендә алып барыла торган рус телле приходларда. Бер священник һәм бер дьякон, олыгайганлыктан, келәү уздырмыйлар.

14 керәшен приходында, даими рәвештә, келәүләр алып барыла (10ысында – чиркәү-керәшен, 4есендә – чиркәү-славян телендә). Бүгенге көндә керәшен приходларының 27се – вакантлы, ягъни аларда чиркәү яки иман йорты булса да, үз священниклары юк. Келәүләр 24 приходта – үзләренә беркетелгән священниклар тарафыннан, ә 3есендә сирәк кенә алып барыла.

8 керәшен авылында чиркәү-керәшен телендә келәү итү мөмкинлеге тудыру зарур.
7 керәшен авылындагы чиркәүләр революциягә кадәр төзелгән, алар ташландык хәлдә. Хәзерге вакытта керәшен православ общиналары өчен 7 чиркәү төзелеше бара.

Бүгенге көндә 23 керәшен священнигы бар:

– протоиерей Олег Батаев (Зеленодольск районы Васильево бистәсе);

– протоиерей Павел Чурашов (Алексеевск һәм Чистай шәһәре);

– протоиерей Петр Ярушкин (Яңа Чишмә районы);

– игумен Владимир Трофимов (Казан епархиясеннән тыш);

– протоиерей Владимир Иванов (Яр Чаллы керәшен приходы);

– протоиерей Филипп Федоров (Кукмара районындагы Село-Чура, авыру сәбәпле келәүләр уздырмый);

– иерей Василий Федосеев (Чаллы шәһәре);

– протоиерей Герман Чурашов (Түбән Кама районы Кама Аланы);

– протоиерей Димитрий Чурашов (Түбән Кама районы Ширәмәт авылы);

– иерей Александр Расторгуев (Сарман районы Ләке авылы);

– протоиерей Алексий Колчерин (Казан шәһәре);

– иерей Димитрий Сизов (Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылы);

– иерей Рафаил Федоров (Кукмара районы Село-Чура);

– иерей Михаил Петров (Түбән Кама районы Олы Аты авылы);

– иерей Павел Малышев (Менделеевск районы, Иске Гришкин авылы);

– иерей Николай Храмов (Тукай районы, Мәләкәс авылы);

– протодиакон Петр Ильин (олыгайган, келәүләр уздырмый);

– иерей Геннадий Сизов (Балык Бистәсе районы Керәшен Казысы һәм Казаклар Чаллысы авылы);

– иерей Вячеслав Федоров (Түбән Кама районы Балчыклы авылы);

– иерей Владислав Гаврилов (Түбән Кама районы Сухрау авылы);

– иерей Валерий Кульмин (Чистай шәһәрендәге керәшен приходының 2нче священнигы);

– иерей Артемий Ямашев (Түбән Кама шәһәре);

– иерей Илия Миннихачев (Балык Бистәсе районы Иванай авылы).

 

Керәшенчә келәүләр алып баручы 11 керәшен священнигы бар. Болар – протоиерейлар: Алексий Колчерин, Павел Чурашов, Владимир Иванов; иерейлар: Димитрий Сизов, Рафаил Федоров, Николай Храмов, Михаил Петров, Геннадий Сизов, Артемий Ямашев, Валерий Кузьмин, Илия Миннихачев.

 

XX гасырның икенче яртысында вафат булган керәшен священниклары – 7. Алар:

– митрофорлы протоиерей Павел Павлов (17.11.1957-8.08.2019) Казан шәһәре;

– иерей Петр Шишкин (10.08.1948-11.07.2018) Балык Бистәсе районы Үри Чаллысы авылы, Әлмәт шәһәре;

– митрофорлы протоиерей Михаил Чурашов (иеромонах Варлаам, 11.05.1934-6.11.2013);

– протоиерей Иоанн Чурашов (14.01.1925-04.08.2008);

– иерей Илья Артемьев (2005 елда вафат) Мамадыш районы Никифорово авылы;

– игумен Иона (Илья Ефимов, Алексий Марининның духовный баласы) (1917-12.10.2002) Норлат районы Төрнәс авылы;

– иерей Владимир Мессеев (1999 елда вафат) Менделеевск шәһәре.

 

Келәүләр 10 керәшен приходында һәрвакыт чиркәү-керәшен телендә алып барыла:

– Казан шәһәре (Тихвин чиркәве, 1995 елдан, ә 1989 елдан – керәшен приходы);

– Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылы (Изге Николай чиркәве, 2005 елда төзелгән);

– Сарман районы Ләке авылы (Петр һәм Павел чиркәве, 2012 елда төзелгән);

– Түбән Кама районы Олы Аты авылы (Покров чиркәве, 1990 елда торгызылган);

– Кукмара районы Село-Чура (Изге Өчлек чиркәве, 1990 еллар башында төзелгән);

– Тукай районы Мәләкәс авылы (төзелеш вагонындагы вакытлы чиркәү, 2009 елдан);

– Чистай шәһәре (Казанның өч изгеләр хөрмәтенә иман йорты, 2014 елда ачылган, 2018 елда приход, вакытлыча, храмның яңа бинасына күченгән);

– Түбән Кама (Христос Рождествосы чиркәве, атнакөннәрендә литургияләрнең берсе);

– Яр Чаллы (иман йорты, Алла Анасының “Неупиваемая Чаша” тәресе хөрмәтенә керәшен приходы);

– Балык Бистәсе районы Иванай авылы (Богоявление чиркәве, 2022 елда төзелгән).

 

Керәшен һәм рус телле священниклар килеп, келәүләр уздыра торган 27 керәшен приходы бар (чиркәү яки иман йортлары бар, үз священниклары юк):

– Тукай районы Борды авылындагы агачтан төзелгән Спас Нерукотворный иман йорты;

– Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылының изге Алексий хөрмәтенә 2013 елда төзелгән агач чиркәве (керәшен священнигы беркетелгән);

– Балык Бистәсе районы Керәшен Казысы авылындагы, яндырылганнан соң, 2014 елда торгызылган чиркәү (керәшен священнигы беркетелгән);

– Чистай районы Чуваш Елтаны авылындагы таш иман йорты, иске корылма;

– Чистай районы Югары Кондрата авылының 1990 еллар ахырында төзелгән таш чиркәве (керәшен священнигы беркетелгән);

– Чистай районы Бахта авылында 1917 елда төзелгән агач Петропавловск чиркәве (керәшен священнигы беркетелгән);

– Мамадыш районы Дүсмәт авылының Изге Николай хөрмәтенә 2009 елда төзелгән таш чиркәве (рус телле священник беркетелгән);

– Әлмәт районы Кәләй авылында Изге Димитрий Солунский хөрмәтенә 2005 елда төзелгән таш чиркәү (рус телле священник беркетелгән);

– Алабуга районы Үмәк авылының революциягә кадәрге Петропавловск таш чиркәве (рус телле священник беркетелгән);

– Мамадыш районы Югары Мәшләк авылындагы иман йорты (керәшен священнигы беркетелгән);

– Балык Бистәсе районы Алан-Полян авылындагы 2015 елда төзелгән иман йорты (керәшен священнигы беркетелгән);

– Балык Бистәсе районының Үри Чаллысы авылындагы революциягә кадәрге чиркәү урынында 1999 елда төзелгән Казан чиркәве, керәшен настоятеле бар;

– Түбән Кама районы Нариман авылының Изге Александр Невский хөрмәтенә 2005 елда төзелгән чиркәве (керәшен священнигы беркетелгән);

– Мамадыш районы Никифорово авылының 1896 елда Николай Ильминский истәлегенә төзелгән Никольский чиркәве (керәшен священнигы беркетелгән);

– Мамадыш районы Албай авылында, яндырылганнан соң, 2014 елда торгызылган агач чиркәү (рус телле священник беркетелгән);

– Кукмара районы Яңил авылындагы революциягә кадәрге таш Петропавловск чиркәве (керәшен священнигы беркетелгән);

– Питрәч районы Кибәч авылындагы часовня (керәшен священнигы беркетелгән);

– Балык Бистәсе районы Шеморбаш авылындагы иман йорты (керәшен священнигы беркетелгән);

– Мамадыш районы Колышчы авылындагы 2014 елда төзелгән агач зират чиркәве (керәшен священнигы беркетелгән);

– Теләче районы Субаш авылындагы 2014 елда таштан төзелгән Изге Өчлек чиркәве (керәшен священнигы беркетелгән);

– Мөслим районы Яңа Усы авылының иске чиркәү урынында 2013 елда төзелгән Көҗмә һәм Дамиан чиркәве (рус телле священник беркетелгән);

– Балтач районы Биктәш авылындагы 2014 елда төзелгән агач Покров чиркәве (керәшен священнигы беркетелгән);

– Тукай районы Җәүләү авылындагы 2015 елда төзелгән зур часовня;

– Алабуга шәһәрендәге революциягә кадәр төзелгән зират чиркәве, 2016 елда керәшен җәмгыятенә тапшырылган, келәүләр сирәк башкарыла;

– Кайбыч районы Олы Тәрбит авылының 2019 елда төзелгән таш Троица чиркәве (рус телле священник беркетелгән);

– Чистай районы Ак Тау авылындагы иман йорты (керәшен священнигы беркетелгән);

– Питрәчтәге төп храмда айга бер тапкыр чиркәү-керәшен телендә келәүләр башкарыла.

 

Храмнары булып та, келәүләр чиркәү-славян телендә алып барыла торган 7 керәшен авылы бар (священниклары – башка милләттән):

– Мамадыш районы Урманчы авылы (иерей Михаил Климов);

– Түбән Кама районы Кушай авылы (иеромонах Игнатий Петров);

– Лениногорск районы Федотовка авылы (иерей Константин Петряев);

– Лаеш районы Ташкирмән авылы (иерей Василий);

– Менделеевск районы Иске Гришкин авылы (иерей Павел Малышев (керәшен);

– Зәй районы Сәвәләй авылы (иерей Максим Аширматов);

– Мамадыш районы Юкәче авылы (протоиерей Рафаил Миронов).

 

Бүгенге көндә 7 чиркәү төзелә:

– Тукай районы Мәләкәс авылы – таш чиркәү (күптәннән төзелә);

– Зәй шәһәрендә – таш чиркәү (2019 елдан);

– Чистай шәһәрендә – таш чиркәү (2021 елдан);

– Алексеевск районы Красный Баран авылында – агач чиркәү (2018 елдан);

– Яңа Чишмә районы Әдәмсә (Татарское Утяшкино) авылында – агач чиркәү (2018 елдан);

– Зәй районы Сарсаз-Баграж авылында (2021 елдан);

– Яр Чаллы шәһәрендә келәү вакытлыча чиркәүдә уза, төзелеш әле башланмаган.

 

7 керәшен авылында революциягә кадәр төзелгән, бүгенге көндә дә торгызылмаган чиркәүләр бар, боларда иман йортлары булдыру зарур:

– Зәй районы Мәлем авылы;

– Зәй районы Поповка авылы;

– Зәй районы Югары Баграж авылы (торгызу эшләре башланды);

– Питрәч районы Янсуар авылы;

– Питрәч районы Кәвәл авылы;

– Мамадыш районы Владимир авылы (чиркәү бинасында авыл клубы урнашкан);

– Кайбыч районы Мәлки авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев