Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Олы көннән соң килгән беренче воскресенье – Антипасха – Фома атнасы

Бу – Пасхага капма-каршы куелган нәрсә түгел, ә Олы көн атнасы тәмамланганнан соң Пасха урынына бирелгән көн. Бу көнне Ходай Патшалыгы ишекләре ябыла, прихожаннарга чиркәү ипие – артос таратыла. Быел ул 12 майга туры килә.

Олы көн атнасы үтсә дә, Пасханы бәйрәм итү тәмамланмый.

Олы көннән соң килгән беренче атна көн (воскресенье) – мөһим чиркәү бәйрәме – Антипасха, яки Фома атнасы. Бу – Пасхага капма-каршы куелган нәрсә түгел, ә Олы көн атнасы тәмамланганнан соң Пасха урынына бирелгән көн. Пасха җиде көн дәвамында бер олы бәйрәм буларак билгеләп үтелә. Олы көннән соң, җиде көн дәвамында Ходай Патшалыгы ишекләре ачык, чиркәүдә алтарь да ачык була, прихожаннар алтарьда ниләр эшләнгәнен күзәтә алалар. Антипасха көнне аларны ябалар, чиркәү икмәге – артосны бүлеп, прихожаннарга тараталар, келәүләр гадәти уздырыла башлый. Кеше һәрвакыт олы шатлык, күңел күтәренлеге белән йөри алмый, ул үз тормышын тыныч һәм ипле генә дәвам итәргә кирәклеген аңларга тиеш.

Бу көнне, Хритосның 12 апостолыннан берсе булган Фома хөрмәтенә, Фома атнасы дип атаганнар. Христос терелеп торганнан соң, 40 көн дәвамында үзенең апостолларына күренеп йөргән. Беренче күренүендә унике апостолның берсе – Фома бу вакытта анда булмаган. Өйрәнүчеләр аңар терелеп торган Ходайны күрүләрен әйткәннәр. Үз күзләре белән күрмәгән  Фома бу могҗизага ышанмаган. “Аның кулында кадак яраларын күрмәсәм, ул яраларга бармагымны тидереп, кабыргаларына кулымны тидереп карамасам, ышанмам”, – дигән Фома.

Христос терелеп торганнан сигез көннән соң, өйрәнүчеләр тагын бер өйдә җыелганнар, Фома да алар белән булган. Ишек бикле көе Иисус Христос өйгә кереп, өйрәнүчеләр уртасына басып: “Тынычлык сезгә”, – дип әйткән. Аннары Фомага әйткән: “Бармагыңны монда китереп, кулларымны кара, кулыңны китереп, кабыргаларыма тигереп кара; инде ышанмый торма, ышанып тор”. Шунда апостол Фома: “Ходаем Аллам, Аллам минем!” – дигән. Иисус Христос аңа: “Син мине күргәнгә күрә ышандың, күрмәгән килеш ышанучылар – бәхетлерәк”, – дигән. Шуннан соң, “Ышанмаучы Фома” дигән әйтем барлыкка килгән. Бу нинди генә шикләргә, ышанмауларга дучак булсак та, Ходайга ышанудан һәм диннән баш тартмаска кирәклеген искәртә. Үз күзе белән күреп бар кеше дә ышана ул, ә Ходайга, аны күрмичә дә ышанырга кирәк.

Электән үк, бу көнне Русьта күпләп кәбен койдырганнар, туйлар ясаганнар. Олы уразадан соң, яшьләрнең табигатьтә уеннары башланган. Керәшеннәрдә дә таганнар куйганнар, шунда атынганнар, танышканнар, бәйрәм иткәннәр. “Красная горка” – Атнипасханың халык куйган исеме. Халыкның, күңелнең күтәренке вакыты булган.

Христос терелеп торып, халыкка күренеп йөргәннән соң, 40 көн үткәч, күккә күтәрелгән. Бу көндә Вознесениены билгеләп узабыз. Шуңа күрә чиркәүләрдә Олы көн келәүләре дә 40 көн дәвам итә. 40 көн дәвамында христианнар бер-берсен “Христос терелеп торган!” “Чынлап терелеп торган!” дип сәламлиләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев