Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Миро дип аталган ару майны елга бер тапкыр гына – Пасха алды атнасында пешерәләр

Азап атнасының Олы понедельнигы булган 10 апрельдә Мәскәүнең Донской монастырендә Патриарх Кирилл Миро пешерү чинына багышлап келәү уздырды

Миро – христиан динендә кичке келәүдән соң һәм Май сөртү Җәшереген (Таинство) башкарганда куллану өчен махсус пешерелгән, аруландырылган хуш исле май.  Миро сүзе беренче тапкыр “Иске Закон” кенәгәсендә үк телгә алына. Пешерү рецептына – берничә мең еллар. Ышанулар буенча, аны халыкка Моисей пагамбәр калдырган.  
Миро сөртү Җәшереге  вакытында кешегә Святый Тын Куаты иңә, шуның аркылы Аллага ышану көчен ныгыта дигән ышану бар. Җәшерек вакытында Святый Мироны  кач рәвешендә кешенең тәненә ( маңгай, күзләр, колаклар, авыз, күкрәк, куллар һәм аякларын) сөртәләр. Кайберләр Миро сөртү Җәшереген кешегә Святый Тын иңү (Сошествие святого Духа) дип тә атыйлар.

Быел да Мәскәүнең Донской монастырендә Чиркәү Җәшерекләре өчен хуш исле майны – Мироны әзерли башладылар. Миро, барлык православие чиркәүләре өчен берьюлы, елга бер тапкыр әзерләнелә. Якынча 300 литр! Шуннан соң һәрбер храмга 5әр миллиграмм чамасы таратыла.

Сирәк була торган тантаналы чара.  Чөнки ул елга бер тапкыр гына – Пасха алдыннан Азап атнасында кайнатыла.

Революциядән соң Миро пешерүне тыялар, һәм ул яшереп башкарыла башлый. Бөек Ватан сугышыннан соң, 1948 елдан башлап Донской монастырендә мироны кабат әзерли башлыйлар.

Патриарх Кирилл быел да иман укып, ару су белән май пешерәсе мичне, савытларны аруландыра. Миро өчен бөтен дөньядан кайтарылган барлыгы 50дән артык ингредиентларын да аруландыралар. Төп ингриедиентлар – елей (зәйтүн мае), ак вино. Шулай башка хуш исле майлар салалар. Патриарх Кирилл май пешереләсе мичнең утын үзе кабыза и Евангелие укый башлый.

Шуннан соң, священниклар 3 тәүлек буе өзлексез Евангелие укыйлар. Шул вакыт дәвамында Миро пешә, ул Олы четвергка әзер була. Шуннан соң, Мәскәүдәге Коткаручы Христос храмына алып барып Литургия вакытында Патриарх Кирилл мироны аруландыру чинын уздырып, Аның бәхиллеге белән башка чиркәүләргә дә таратыла.

Фото: видеодан скрин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев