Бу йолада кешеләр савыгу, чирдән арыну өчен катнаша.
2 апрель көнне Казан шәһәренең Тихвин Алла Анасы иконасы чиркәвендә май сөртү җәшереге (соборование) булды. Соборованияне Керәшен духовная миссиясе җитәкчесе отец Димитрий белән священник отец Геннадий Сизовлар үткәрде.
Май сөртү җәшереге Олы уразаның 4-5 нче атналарында уза. Бу йолада кешеләр савыгу, чирдән арыну өчен катнаша.
Фотолар Казан шәһәренең Тихвин Алла Анасы иконасы чиркәвенең ВКонтакте социаль төркеменнән алынды.
Нет комментариев