Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Керәшен зиратында тәртип нинди булырга тиеш?

Керәшеннәр зиратта үлеләр өстендә ризыктан тәберсен итә (әйтеп ашый), үлеләргә дә “сый” калдыра. Зиратта аунап яткан кәгазьләрне, пластик шешәләрне, искергән ясалма чәчәкләрне күрү – бер дә матур түгел. Шул уңайдан, Павел әтей Чурашов түбәндәге киңәшләрне бирде.

14 май – Пуминка (Радоница). Пуминканы үлеләр Пасхасы дип тә йөртәләр. Пасхадан соң 9нчы көндә була. Бу көнне православныйлар зиратка, туганнары өстенә “Христос терелеп торган” дип әйтергә бара. 

Радоница “радость” сүзеннән алынган. Ул Христосның терелеп тору шатлыгын үлгәннәр белән дә уртаклашу, дигәнне аңлата.

Безнең керәшеннәр бу көнне зиратта үлгән кешеләр өстендә иман укып, ризыктан тәберсен итә (әйтеп ашый). Кабер өстендә үлеләргә дә “сый” калдыра. Пасхага кадәр карендәшләр зиратларны җыештырды: корыган үләннәрне, аву куркынычы булган зур агачларны кистеләр, чүп-чарны яндырдылар яки чүплеккә аттылар. Зират җыештыру өмәләренең зур оешканлык белән уздырылуы – аеруча күңелле. Ләкин Пуминкадан соң, зиратта аунап яткан кәгазьләрне, пластик шешәләрне, искергән ясалма чәчәкләрне күрү – бер дә матур түгел.

Шул уңайдан, Павел әтей Чурашов белән киңәшләшеп, православ кешенең кабере турында язарга булдык.

– Православ кешенең кабере чиста булуы мөһим. Качы да буялган, чиста булсын. Ясалма чәчәкләр, веноклар православие традицияләренә туры килми. Бу – мәҗүсилектән калган гадәт. Үлгәннәрнең күңеле өчен, иң беренче чиратта, иман һәм мохтаҗларга ярдәм итүебез – хәер бирү кирәк. Каберне матурлау теләге туса, аңа чын чәчәкләр салырга яки утыртырга була. Өзеп алган чәчәкләр корып чери, табигатькә экологик зыян салмый. Әгәр ясалма чәчәкләр барлыкка килсә, аларны яндырырга кирәк, чүп булып йөрмәсен, шулай ук, ул чүпне балчык астына күмеп кую да яхшы түгел. Иң мөһиме – иман. Бәйләм-бәйләм чәчәкләр алып килеп, бер тапкыр да иман әйтмәсәгез, моның бернинди савабы да, файдасы да булмас, – дип аңлатты отец Павел.

Кабер өсендәге кач – үлемсезлек һәм терелеп тору билгесе. Җиргә куелган кач ул үлгән кешенең тәне – кабердә, ә җаны – күктә, мәңгегә Ходай Патшалыгында дигәнне аңлата. Кабер өстенә килгәч, шәм яндырып, мөмкин булганда литий (үлеләр өчен уку) уздырырга кирәк. Кабер өстендә ашарга да, аракы эчәргә дә ярамый!

Керәшеннәр, борынгыдан калган йола буенча, кабер өстендә ризык калдыра. Карендәшләр, кабер өстендә шешә, конфет кәгазе, салфеткалар калдырмаска кирәк. Алар чүп булып очып кына йөри. Инде, ризык калдырасыгыз килсә, аларны алда әйтелгән чүпләрсез калдырыгыз.

Зиратка үлеләр өстенә атна көнне (воскресенье) бармыйлар, ә субботада баралар. Һәр атнада воскресенье көнне Христосның терелеп торуын искә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев