Иртәгә Алан-Полян авылына священник Геннадий Сизов киләчәк
Белемнек

Иртәгә Алан-Полян авылына священник Геннадий Сизов киләчәк

Иртәгә, 3 апрель көнне, Балык Бистәсе районы Алан-Полян авылына Керәшен Сәрдәсе авылы священнигы отец Геннадий Сизов килә.

Иң элек Геннадий әтей Ураза тотучыларга җазык әйттереп, өлеш алдырачак. Соңыннан май сөртү җәшереге (соборование) эшләнеләчәк.

Геннадий әтекәйнең килүе 8.30 вакытка көтелә. Авылда храм булмаганлыктан, дини йолалар Елена Кутузова йортында узачак.

Фото Казан шәһәренең Тихвин Алла Анасы иконасы чиркәвенең ВКонтакте социаль төркеменнән алынды.


Нет комментариев